Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Илсөя Бәдретдинова: «Нигәдер миңа каныгалар. Имеш, типтереп йөри-йөри Илфакны бауга менгергәнмен»

Җырчы Илсөя Бәдретдинова интернетта иң күп кызыксыну уяткан, бәхәс кузгаткан җырчыдыр, мөгаен. Мактап күккә дә чөяләр, сүгеп, җиргә дә төшерәләр. Сәбәбе дә чыгып тора... Тыныч кына яшәп, эшләп яткан җирдән башта продюсеры, Илфак Шиһапов белән аерылышулары гайбәт сүзләргә җирлек бирде. Анысыннан тынычланырга өлгермәделәр, Илфак абый мәңгелеккә китеп барды... Яңадан Илсөяне...

Җырчы Илсөя Бәдретдинова интернетта иң күп кызыксыну уяткан, бәхәс кузгаткан җырчыдыр, мөгаен. Мактап күккә дә чөяләр, сүгеп, җиргә дә төшерәләр. Сәбәбе дә чыгып тора... Тыныч кына яшәп, эшләп яткан җирдән башта продюсеры, Илфак Шиһапов белән аерылышулары гайбәт сүзләргә җирлек бирде. Анысыннан тынычланырга өлгермәделәр, Илфак абый мәңгелеккә китеп барды... Яңадан Илсөяне тәмуг утына тоттылар.

- Әй "яраталар" да үземне! - ди Илсөя. - Безнең гаиләдә генә шундый хәл булган, диярсең. Әмма начар язсалар да, барыбер яратам. Алар алтын вакытын миңа сарыф итә бит! Безне бигрәк популяр иттеләр. Нигәдер миңа каныгалар. Имеш, типтереп йөри-йөри Илфакны бауга менгергәнмен. "Тәмуг утында янсаң иде!" - диләр. Кеше сүзенә караганда, Татарстан, Башкортостанда мин йокламаган ир калмаган. Бөтенесе сөяркәм (көләбез). Әгәр йөргән булсам да, кемнең ни эше бар соң?! "Бер әйберсез калдырдың да, рестораннан ресторанга йөрисең хәзер", - диючеләр дә бар. Өйдән ике пакетка бала китапларын тутырып чыгып киттем. Минме тартып алдым?! 13 ел концертлар белән кайтып кермичә эшләгәннән соң, үзем чыгып киттем. Берәү дә кумады. Ни генә булса да, бу Илфак белән икебезгә генә кагыла. Аның турында начар сүз әйтмәдем. Әйтмим һәм үзем исән чакта әйттермәячәкмен дә. Ул минем Илфагым, баламның атасы. Ник һаман сөйләргә инде? Туктарга вакыттыр. Тыныч ятсын!

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев