Теләче Информ

Казан мэры шоу-бизнеска кереп киткән?

Казан Мэры Илсур Метшин рус шоу-бизнесында танылган алып баручы Лера Кудрявцева белән җырлаган. Әлеге кызыклы медиа-открытка продюсер һәм композитор Игорь Крутойның туган көненә багышланган.

Шәһәр башлыгы үз вакытында Крутой белән Александр Серов язган «Ты меня любишь» дигән җырны башкара. Метшин белән бергә роликта телетапшырулар алып баручысы Лера Кудрявцева төшкән.

Игорь Крутой үзенең юбилеен 29 июльдә билгеләп үтте. Продюсерга 65 яшь тулды. Берничә ай элек Илсур Метшин Андрей Макаревичка атап эшләнгән видеокотлау яздыруда да катнашкан иде.

 

Фото: kzn.ru; Видео: соцсети

matbugat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: