Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Миләүшә Айтуганова сүгенү сүзле фильмның мөселман кинофестивалендә күрсәтү сәбәбен аңлатты

Казахстанда төшерелгән “Тренинг личностного роста” фильмының режиссеры һәм сценарий авторы - Фәрхәт Шәрипов.

Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова сүгенү сүзләре булган фильмның мөселман кинофестивалендә күрсәтелү сәбәбен аңлатты. Бу хакта сүз кинофестиваль кысаларында Андрей Мерзликин белән очрашу вакытында чыкты.

Очрашуда катнашучы тамашачы Казан мөселман киносы фестивалендә күрсәтелгән бер фильмда геройның сүгенүен, шул сәбәпле үзенең залдан чыгып китәргә мәҗбүр булуын әйтте. Мондый фильмнарга  карата киноактерның фикерен сорады.

Тамашачының соравына очрашу ахырында Миләүшә Айтуганова җавап бирде. “Сүз Казахстанның “Тренинг личностного роста” фильмы турында бара. Ул Мәскәү кинофестивалендә гран-при алды. Безгә менә шундый фильмнар да эләгә. Безнең кинофестиваль критерийлары буенча, фильм төп программага кертелмәде. Аны конкурстан тыш күрсәтергә булдык. Чөнки анда адашкан кешеләр турында сүз бара”, - дип аңлатты Миләүшә Айтуганова.

 

Аның фикеренчә, тамашачы азакка кадәр караган булса режиссерның ни өчен бу алымга баруын аңлаган булыр иде. “Бу кешеләрне куркыту өчен дә эшләнгән”, - диде кинофестивальнең башкарма директоры.

  • “Тренинг личностного роста” фильмының режиссеры һәм сценарий авторы - Фәрхәт Шәрипов. Фильм кинофестивальнең “Россия – ислам дөньясы” программасында күрсәтелде.

Фото: Рамиль Гали/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев