Җырчы Нурзадә Казан халкы хозурына ел саен концерт куюны күркәм бер гадәткә кертте. Алар концертның сценарийларын әнисе Рәмзия апа белән бергәләп төзи торган булалар. Әмма моннан ике ел элек концерт куярга әзерләнеп йөргән чакта җырчының әнисе күзләрен мәңгелеккә йома. Әтисе һәм әнисе, энесеннән башка якын кешесе булмаган Нурзадә моны бик авыр кичерә. Ул елны концертын үткәрә алса да, былтыр сәхнәгә чыгарга көч тапмый
– Авыр вакытларны искә алам да, күңелем тула. Әнием еш авырый иде. Әмма шулай булса да, бик позитив, тормышны ярата торган кеше иде. Беркайчан да зарланмады. Тиешле даруларны эчә дә яшәвен дәвам иттерә иде. Без, аның берара авыраеп китсә дә, аннан тереләчәген белә идек. Тик соңгы тапкыр кичергән инфаркт аны алып китте. Күңелдә зур үкенеч калды. Ичмасам, табиблар да бераз сиздермәде. Әле бит авырып торган чакларында берьялгызын калдырып та китә идек. Арабызда булмаса да, мине әни саклап йөртә. Аны бик еш янәшәмдә тоям, – дип искә ала Нурзадә. – Җыр-моң дөньясына кереп китүемә дә ул сәбәпче булды. Авылда клубта эшләгәч, мине гел үзе белән ияртеп йөртте. Кечкенәдән җырлап йөри башладым. Әнием үзе дә матур җырлады. Режиссер булып эшләде. Әнигә бик бәйләнгән идем мин. Шуңа аның китүен бик авыр кичерәм. Ичмасам, гаиләм, балаларым да булмады. Әни дә ялгыз яшәвемә борчыла иде. Әмма бернишләп тә булмый. Җырчы кеше булгач, юлым өй белән эш арасында уза. Язмышыма язылган кеше булса, бәлки, килеп тә чыгар.
Нурзадә, әнисе үлгәч, ел ярымнан артык бернинди көй дә язмый, иҗаттан читләшә. Буш вакытларында әтисе янына кайта. Хатын-кызсыз калган йортын ташламый. Кырык елга якын бергә янәшә атлаган хәләлен югалтуны әтисе дә авыр кичерә. Ике ел узса да, кулым эшкә бармый, әниеңне сагынам, ди икән.
– Әнием җырчы булуымны бик теләмәде. “Яшь чакта гына кызык ул. Олыгайгач, төпле эш кирәк”, – ди торган иде. Шуңа да мин Казан дәүләт университетының чит телләр факультетына укырга кердем. Аллага шөкер, тел белү бушка китмәде, рәхәтләнеп җырлар башкарам. Француз җырларын яратам, – ди Нурзадә. – Буш вакытларымда театрга йөрим. Нинди кешедермен, бер спектакльне ун тапкыр да карый алам. Шул ун тапкырында да ниндидер яңа хис кичерәм. Әле быел Габдулла Кариев исемендәге театрда Илфат Камалиев куйган спектакльгә көй яздым. Артистлар белән бергә дулкынландым. Шөкер, премьера шаулап узды.
Нурзадә төннәр буе китап укырга да ярата әле. Күбрәк тарихи романнар укый икән. Татар газета-журналларының бер санын да калдырмыйча укый. Соңгы арада Вахит Имамовның “Сөләйман Солтан” дигән китабы белән “җенләнә” икән. Китапларны да спектакль шикелле, кат-кат укырга ярата.
– Төрле мәҗлесләр үткәрергә туры килә. Кешеләр белән аралашу бик ошый миңа. Кайчак күңел төшенкелегенә бирелгән чаклар булгалый. Эшкә чумсаң гына борчылып утырырга вакыт калмый. Башкарган җырларымның барысын да яратам. Әгәр ошамаса, аны җырлап та булмый бит. Күбрәк мәхәббәт, тормыш хакында җырлыйм. Моңсу җырлардан күңелем тула. Озакламый узасы концертымда “Әни” дигән җырымны башкарырга җыенам. Ничек кенә еламыйча түзәсе инде?! Ул җырны Рөстәм Зәкуанов язып бирде. Көйләрен күбрәк үзем иҗат итәргә тырышам, – ди ул. – Концертымның икенче өлешендә күп кенә иҗатташ дусларым булачак. Быелгысын азрак үзгәрттек. Уникенче тапкыр уза торган концертымны иҗат кичәсе кебек итеп күзалладым. Тамашачы мин иҗат иткән җырларны да ишетәчәк. Хәзер бит сайлау мөмкинлеге күп. Халык кайсы җырчыны тыңлыйсы килә, шуңа бара. Шөкер, мине дә яратучылар шактый икән. Быел бу җылылыкны аеруча сиздем. Билетлар тарату белән проблема булмады. Мин моңа бик шатмын.
Нурзадә башка артист дусларының концертларына да яратып йөри икән.
– Беркемгә дә көнләшеп карамыйм. Һәркемнең үз юлы бар. Тормышта үзең ничек телисең, шулай яшәргә кирәк. Мин гомеремдә дә бурычка керми идем. Машинамны да, акча җыеп, үзем сатып алдым. Кредит дигән әйбердән котым алынып торды. Әмма кеше фатирында ай саен түләп озак яшәгәч, тәвәккәлләп, үз куышымны булдырдым. Хәзер ай саен банкка акча түлим. Беренче вакытта әллә тизрәк түләп бетерәсе инде дип тә уйлаган идем. Танышларым, ашыкма, дип киңәш бирде. “Үзеңчә яшә, ашыйсы килгәнеңне аша, барасы җиреңә бар. Бурыч түләнә ул”, – диделәр. Шушы сүзләрне тыңладым, – ди Нурзадә. – Хәзер акчаның кадере бетте. Кәгазьгә әйләнеп бара. Тормышта күңелеңә рәхәт булсын өчен, менә шуны аңларга кирәк. Бар нәрсәнең дә матди ягын гына уйларга кирәкми. Әнә шуңа да мин җырым белән игелек кылырга тырышам. Әле бер көнне өч җирдә бәйрәм иде. Иртән һәм төш вакытында узган хәйрия чарасына бара алдым. Кичке якта бер районга барырга җаем чыкмады. Таныш җырчылар чакырып шалтырата. “Бүгенгә савабым бар инде. Хәзер сезгә чират. Оҗмахта сездән башка нишләрмен”, – дип шаярттым. Әмма, чынлап уйласаң, җырчылар хәйрия чараларына чын күңелдән килеп кушыла. Кемнеңдер авыр хәлдә булуын ишетү, ярдәм кирәклеген белү кыен. Ә аны кичергән кешегә тагын да авыррак. Әгәр ике-өч җырың белән ярдәм итә аласың икән, нигә җырламаска? Иң мөһиме, Ходай саулыктан аермасын. Калганы була аның.
“Ватаным Татарстан” газетасы уздырган хәйрия концертларының берсен дә калдырмаган Нурзадә 19 ноябрь көнне тамашачыларны Кәрим Тинчурин театрында көтеп кала.
Гөлгенә ШИҺАПОВА Ватаным Татарстан
Нет комментариев