14 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Бу шимбәдә кыш килә
Кыш кайчан башлана? Әлеге сорауга җавапны Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин белә. “Республикада кар бу шимбәдә үк явачак”, – дип фаразлады ул Хөкүмәт йортында узган брифингта. Юлчылар исә кышка әзер! Бозлавыкка каршы көрәштә тозны гына да 12 мең тонна әзерләп куйганнар әнә. Тик Казан урамнары өчен түгел.
-
Быел Татарстанның барлык авыл полиция участокларын автомобильле иткәннәр
Авыл участок полициясенә хезмәт автомобиле җирле халык хәбәрләренә һәм шикаятьләренә оператив бару өчен кирәк.
-
Татарстанда ел ахырына төбәкне үстерү буенча 12 юнәлештә проектлар булдырылачак
Татарстан Хөкүмәтендә һәр юнәлеш буенча җаваплы кешеләр беркетелгән.
-
Нурзадә, әнисе үлгәч, бернинди көй дә язмый, иҗаттан читләшә: Күңелдә зур үкенеч калды, ди
Җырчы Нурзадә Казан халкы хозурына ел саен концерт куюны күркәм бер гадәткә кертте. Алар концертның сценарийларын әнисе Рәмзия апа белән бергәләп төзи торган булалар. Әмма моннан ике ел элек концерт куярга әзерләнеп йөргән чакта җырчының әнисе күзләрен мәңгелеккә йома. Әтисе һәм әнисе, энесеннән башка якын кешесе булмаган Нурзадә моны бик авыр кичерә. Ул елны концертын үткәрә алса да, былтыр сәхнәгә чыгарга көч тапмый
-
Эксперт: Үзара салым механизмы акчаны кешеләр өчен мөһим эшләр башкарырга юнәлдерә
Татарстанда халыкның һәр сумына дәүләт дүрт сум өсти торган искиткеч практика гамәлдә, ди Виталий Сергеев.
-
СУЫКЛАРГА КАДӘР БАКЧАДА ЭШ КҮП
Кыш бик тиз җитә. Кыраулар төшкәнче, бакчаны тәртипкә китерәсе бар. Күпьеллык үсемлекләрнең (чәчәкләр, агач һәм куаклар) корыган, чирләр һәм корткычлардан зарарланган өлешләрен кисегез. Алар кышка сәламәт ботаклар белән генә керергә тиеш.
-
Тухватуллин сәер татар клипларыннан көлә
"Кыздыру" проектына кунак буларак чакырылган Ришат Төхвәтуллин да татар килипларын сәер дип тапкан һәм клип төшерү аңа үзенә ничә суга төшкәнен сөйләгән. “Техник яктан татар клипларында җитешсезлекләр булса да, соңгы вакытта камилләшә барабыз – моны тамашачы да сизә. Минем беренче клибым 60 меңгә төште. Аннан соң 150, 250 меңгә төшердек. Популяр Мәскәү лейбллары клиплар төшерү өчен 5 миллион сорый. Безнең андый акчабыз юк. Безнекеләр 5 меңгә дә төшерә, сыйфаты да шундый”, дигән җырчы.
-
"Әни минем башны пеләшкә кырган": Сәхнә артында узган балачак хатирәләре
Оясында ни күрсә, очканда шул булыр, ди халык. Берәүгә дә сер түгел, күп артистларның балалары пәрдә артында яки әти-әниләре белән гастрольләргә йөреп үсә. Андыйларның күңелендә сакланган иң якты һәм иң җылы балачак хатирәләре дә театр белән бәйле була. Чөнки театр алар өчен икенче йортка әйләнә
-
Билбау көрәше буенча Халыкара турнирда җиңүче Хаҗга юллама белән бүләкләнәчәк
Казанда билбау көрәше Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышлап уздырыла.
-
Йөрәккә нәрсә файдалы
Йөрәк-кан тамырлары авыруларын йөз процент дәвалап бетереп булмый, шуңа күрә аларга җайлашып, аларны тынгысызламыйча яшәргә туры килә. Шуңа да бу чирләрне көчәйтмәү, аларны кисәтү, ягъни булдырмау бик мөһим. Дөресен әйткәндә, бу эшнең әлләни катлаулыгы да юк. Нәрсә ярата соң безнең йөрәгебез? Аңа нәрсәләр ошый?
-
Татарстанда коммуналь хуҗалык өчен түләүнең төбәк стандартын 20 процентка кадәр киметәләр
Татарстанда аз керемле кешеләрнең торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүләре 20 проценттан арткан очракта, алар дәүләттән субсидия алачак.
-
Сотрудники полиции Казани в короткие сроки раскрыли разбойное нападение
Благодаря грамотно спланированным оперативно-розыскным мероприятиям полицейские в короткие сроки задержали подозреваемого в тяжком преступлении.
-
«Розалар» печеньесы — матур да, тәмле дә!
Камыр:
-
Сөенечле хәбәр: “Казан кичләре” концерты кире кайта, тик филармониягә түгел[интервью]
Исегезгә төшерәбез, быел май аенда “Мәйдан” ТНВга кушылганнан соң, телеканалның күп тапшырулары ябылуы хакында Эдуард Үтәгәнов сөйләгән иде. Шул исәптән, меңләгән тамашачы үз итеп өлгергән “Казан кичләре” проекты да кыскартуга эләгеп зәңгәр экраннардан төшеп калды. “”Казан кичләре” проектының авторлары белән сөйләшкәннән соң бу тамаша яшәргә тиеш, дигән фикергә килдек. Үзебез өчен яңа иҗат мәйданы таптык, “Казан кичләре” хәзер “Ленин” мәдәният сараенда узачак”, дип Фәнил Вакказов Татар тудейга сөйләде.
-
В Актанышском районе построят горнолыжный спортивный комплекс за 4,5 млн рублей
По словам замруководителя исполкома района, идею строительства комплекса предложил в 2011 году Энгель Фаттахов.