Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Радик Юльякшин: Сабантуйларга бик күп тәкъдимнәр килә, әмма...

Радик Юльякшин (Elvin Grey) - иң күп концерт куючы җырчыларның берсе. Аның һәр ае, һәр көне билгеләнгән, планлаштырылган. Зур гастроль турыннан соң, Радик хәзерге вакытта яңа җырлар яздыру, яңа җыентык туплау өстендә эшли. - Дөнья буйлап Сабан туйлары чоры бара. Милли бәйрәмгә чакырулар кабул итәсеңме? - Бик күп тәкъдимнәр килә,...

Радик Юльякшин (Elvin Grey) - иң күп концерт куючы җырчыларның берсе. Аның һәр ае, һәр көне билгеләнгән, планлаштырылган. Зур гастроль турыннан соң, Радик хәзерге вакытта яңа җырлар яздыру, яңа җыентык туплау өстендә эшли.

- Дөнья буйлап Сабан туйлары чоры бара. Милли бәйрәмгә чакырулар кабул итәсеңме?

- Бик күп тәкъдимнәр килә, әмма бер айга ике чарада гына катнаша алам, анысы да зур вакыт аралыгы белән. Сәбәбе - яңа җырлар күп җыелды, хәзерге вакытта 10лап җыр яздырасым бар. Ә моның өчен кимендә 3 ай буе тынычлап эшләргә кирәк. Студиямдә бикләнеп иҗат белән шөгыльләнәсем килә.

- Җырлар яздыру белән беррәттән яңа программа өстендә дә эшлисең. Тамашачы аны кайчан күрә алачак?

- Яңа программаны сентябрь аенда тәкъдим итәчәкмен. Ул элеккесеннән 70 процентка аерыла. Аның үзенчәлекләре турында сөйләмим, шуңа да яңа программа бит инде ул. Халык үз күзләре белән күреп бәяләр дип уйлыйм.

- Радик, шәхси тормышыңда яңалыклар юкмы?

- Бар да элеккечә. Дөресен генә әйткәндә, шәхси тормышка вакыт та юк.

- Җәйгә нинди планнар? Быел кайда ял итәргә уйлыйсың?

- Студиямдә ял итәчәкмен. Минем өчен бу - иң яхшы ял! Бәлки тиз арада гына диңгезгә барып кайтырмын, әмма анысы да билгесез әле. Хәзерге вакытта төп эшем, максатым - "алтын" җыентыгым, аны туплау өстендә ныклап эшлим. Тамашачым аны шулай ук сентябрь аенда ишетә алачак.

Эльвира ШАКИРОВА

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X