31 май 2016 яңалыклары
-
ИлСафның юбилей концерты узды
30 майда "Пирамида"да Татарстанның атказанган артисты ИлСафның 50 яшьлек юбилеена багышланган зур концерты узды. Кичәдә эстраданың иң популяр җырчылары - ИлСафның иҗатташ дуслары катнашты. Залда утыручы тамашачы арасында ИлСафның якыннары, яраткан тамашачысы һәм Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, ИлСафның тормыш иптәше Зилә ханым да бар иде. Юбилярның туган ягы -...
-
Игътибар, төнгә кырау төшәргә мөмкин!
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый хәбәр таратты. Синоптиклар фаразына караганда, 1 июньгә каршы төндә Татарстанда урыны белән кырау төшү ихтималы бар. Туфракта 1 градуска кадәр салкын булачак. Интертат
-
Кызыклы әңгәмәләр. Теләче үзәк балалар китапханәсе мөдире Закирова Любовь Михайловна белән әңгәмә
Хөрмәтле дуслар, сезнең игътибарга Теләче үзәк балалар китапханәсе мөдире Закирова Любовь Михайловна белән әңгәмә тәкъдим итәбез. Әлеге әңгәмә 27 май көнне "Теләче" радиосы дулкыннарында яңгырап үткән иде. Әңгәмәдәш - Алсу Җиһаншина.
-
Марат Әхмәтов "Татмедиа" оештырган акциягә кушылды
ТР Премьер-министры урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов "Татмедиа" җәмгыяте тарафыннан оештырылган "Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр" акциясенә кушылды. Министр әнисен, шулай ук иң яхшы терлекче хатын-кызларны һәм аграр тармак ветераннарын республика басмаларына яздырды. - Республикада "Татмедиа" җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин инициативасы буенча бик кызыклы акция уза....
-
31 май көнне район хакимияте бинасындагы киңәшмәләр залында коррупцияне җиңү серләрен ачтылар
31 май көнне район хакимият бинасының киңәшмәләр залында коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышта район прокуроры Рим Сөнгатуллин, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Илдар Миңнегулов, район хакимияте аппараты җитәкчесе Илдар Мөбинов, муниципаль район Башкарма комитетының җир эшләре милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Наил Сөнгатуллин,...
-
Казан егете ябыккан өчен 2,5 миллион сум акча отты
Казанда яшәүче Тимур Бикбулатов "Взвешенные люди" телевизион шоу-программасында җиңү яулады. 16 атна дәвам иткән бу проектта бөтен ихтыяр көчен җыеп, белгечләр ярдәмендә 53,7 килограмм авырлыкны югалтуга ирешкән 30 яшьлек Тимур хәзер башкаларны да ябыгырга өйрәтә. Симерүдән интегүче кешеләр катнашындагы әлеге телевизион шоу икенче тапкыр оештырылды. Анда барлыгы 18 кеше диетолог,...
-
Май башыннан Татарстан юлларында 34 кешенең гомере өзелгән
Майның 29 көнендә Татарстан юлларында кеше сәламәтлегенә зыян китергән 358 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Юлдагы күңелсез хәлләр аркасында 34 кешенең гомере өзелгән, 413е төрле тән җәрәхәте алган. Сүз уңаеннан: 27-29 май көннәрендә Татарстанның ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан исерек хәлдә руль артына утырган 99 кеше тоткарланган, тиешсез урында каршы як хәрәкәт полосасына чыуның...
-
Радик Юльякшин: Сабантуйларга бик күп тәкъдимнәр килә, әмма...
Радик Юльякшин (Elvin Grey) - иң күп концерт куючы җырчыларның берсе. Аның һәр ае, һәр көне билгеләнгән, планлаштырылган. Зур гастроль турыннан соң, Радик хәзерге вакытта яңа җырлар яздыру, яңа җыентык туплау өстендә эшли. - Дөнья буйлап Сабан туйлары чоры бара. Милли бәйрәмгә чакырулар кабул итәсеңме? - Бик күп тәкъдимнәр килә,...