Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Римма Никитина керәшен булуны кулайрак күрә

Яшь җырчы Римма Никитинаны күрдегезме соң? Бәкегә чумганын диюем. Бөтен чыгышын «Зажжем!» – дип башлаган Римма хач мануын башкарганда да репертуарын үзгәртмәгән: матушкасы көйләп тора, бәкегә таба атлаган Римма шул сүзен әйтүгә, чукына.

Никитина инстаграмда беренчеләрдән булып дини йола үтәвен күрсәтүчеләр рәтенә дә керер әле ул – кыюлыгы белән болай да күпләрнең хушын ала торган иде. Син динең буенча кем соң, кебек сораулар да еш килә җырчы кызга. Римма анысына да аныклык кертеп, җавап бирә: «Әнием чип-чиста татар минем, әтием – керәшен татары. Шулай булгач – мин керәшен. Бәкегә чумуны һәр елны башкарам. Алла минем өчен бер, мәчеткә йөрисеңме син, чиркәүгәме, мөһим түгел, иң мөһиме – аңа ышанырга кирәк».

Автор: Гөлнара Җәлилова

Фото: скриншот инстаграм

http://www.sahne.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X