23 гыйнвар 2019 яңалыклары
-
Авыл җыеннары бара
Районыбызда халык җыеннары бара. Аларның чираттагылары, бүген, Үзәк,Иске Җөри авыллары мәдәният йортында булып үтте.
-
Табигыйны ялганнан ничек аерырга? Сөт ризыклары өч төркемгә бүленәчәк
Татарстан сөт җитештерү буенча шактый еллар дәвамында Россия төбәкләре арасында беренче урында бара. Табигате буенча игенчелек һәм терлекчелек өлкәсендә иң уңай шартларга ия булган Краснодар крае да бездән йөзләрчә мең тоннага азрак продукция җитештерә.
-
Габделфәт Сафин татар халкының бар моңы гади халык арасында дип саный
Җырчы фикеренчә, өлкән буын кешеләре чыдамлылыгы белән бергә моңны да саклап кала алган.
-
Ханымнар, ирләрегезне еларга мәҗбүр итмәгез
Кем генә ашарга яратмый да? Тәмле ризыклар пешерми икән? Ашарга пешерү – үзе бер иҗат бит ул. Ризыклар тәмле булсын өчен аны күңел биреп пешерергә генә кирәк.
-
“Һәрбер кошчыкка – аерым җимлек” дигән акция
Теләче урта мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары “ Һәрбер кошчыкка –аерым җимлек” дигән акциягә актив катнаштылар.
-
Римма Никитина керәшен булуны кулайрак күрә
Яшь җырчы Римма Никитинаны күрдегезме соң? Бәкегә чумганын диюем. Бөтен чыгышын «Зажжем!» – дип башлаган Римма хач мануын башкарганда да репертуарын үзгәртмәгән: матушкасы көйләп тора, бәкегә таба атлаган Римма шул сүзен әйтүгә, чукына.
-
Санаган саен җитми
Илдә яшәүче гаиләләргә, очын-очка ялгап яшәү өчен, күпме акча җитмәвен санап чыгарганнар.Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин әйтүенчә, фәкыйрьлектән котылуның җае бар. Моның өчен, аз да түгел, күп тә түгел, 800 миллиард сум акча кирәк, дигән ул. Әлеге сумма каян килеп чыкканны да аңлаткан.
-
“Соңгы тапкыр чәчәк бирүем булган, берничә минуттан ул безне мәңгегә ташлап китте”
Сәхнәдән үз эшенең остасы булып, “елама” дип китеп барды. 20 гыйнвар кичендә Димитровград шәһәренең “Восход” мәдәният йортында концертта чыгыш ясаганда кинәт кенә сәхнәдә вафат булган “Карлыгач” балалар музыкаль ансамбле җитәкчесе Фәния Хәлиуллова турында әйтелгән сүзләр бу. Концертта булган кешеләр мәрхүмәнең чыгышын видеога төшерә.
-
Федерация Советында Яңа ел каникулларын киметү мөмкинлеген карыйлар
Дәүләт Думасында бәйрәм көннәренең зур өлешен чираттагы ялга кушарга тәкъдим итәләр.