Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Ришат Төхвәтуллин Казанда беренче тапкыр кайда чыгыш ясавын хәтерлиме?

1-5 августта Казанда чираттагы VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак. Быел форумда 30 чит ил, Россия Федерациясенең 60 регионы һәм Татарстан районнарыннан 1000 артык делегат катнашыр дип көтелә. Форум уздыруның төп максаты – татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән.

Әлеге максат турында тулырак мәгълумат бирү өчен уздырылган пресс-конференциядә Бөтендөнья татар яшьләре рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов әйтеп үткәнчә, әлеге форум 30 елдан соң татар яшьләрен күз алдына китерергә ярдәм итәчәк. Шуңа күрә чараларның күбесе киләчәкне барлауга юнәлдерелгән.

Бөтендөнья татар яшьлре форумы рәисе Тәбрис Яруллин кыскача программа белән таныштырып үтте:

* Без интеллектуаль, белемле яшьләрне җыярга тырышабыз. Шуңа күрә махсус шул өлкәдәге кунакларны чакырдык. Алар мотивацион лекция укыячак. Төп игътибар авыл темасына игътибар юнәләчәк. Шуңа күрә делегатлар бүленеп төрле якларга сәяхәт кылачаклар. Элек Арчага барсак, бу юлы һәр районның үз темасы күрсәтеләчәк. Бездә бит иҗади делегатлар да катанаша. Сүз уңаеннан, Ришат Төхвәтуллин Казан сәхнәсендә беренче тапкыр форумда чакта чыгыш ясаган булган.

Ә форумның программасында исә, пленар утырыш, татар яшьләре проектлары аллеясе, округлар буенча проектлар сессиясе, 7 юнәлеш буенча дискуссион мәйданчыклар оештырылачак. Форум кысаларында лекцияләргә, музейларга, Татарстан Республикасының һәм Казанның тарихи-мәдәни урыннарына бару һәм төрле мастер-классларда катнашу каралган. Мәсәлән, 5 нче августта уздырылачак “Печән базары” фествалендә Әстерханлылар балыктан өчпочмак пешереп күрсәтәчәкләр.

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев