27 июль 2018 яңалыклары
-
Кара карлыганнан кайнатма
Кара карлыганнан кайнатма ясауның гади һәм җиңел ысулын тәкъдим итәбез.
-
Ташлап булмый торган чыбыркы
Гомере буе җитәкче урыннарда эшләгән һәм әле дә эшләүче Балтачтагы танышым беркөнне бик тә гаҗәеп хәл сөйләп шаккатырды һәм уйландырды әле. Районның кечкенә авылында туып үскән, бала чактан ятимлек ачысын да, нужа бабай камытын да җитәрлек татыган, тормышта һәрнәрсәгә үз көче белән ирешкән. Бәлки шуңадыр да, нинди генә югары постлар биләсә дә, гади, башкаларга мәрхәмәтле булып кала алды ул. Инде район үзәгенә күченеп, “шәһәр кешесе” булганына да дистә еллар.
-
Татарстан районнарында V Бөтендөнья урам киносы фестивале кыска фильмнары күрсәтеләчәк
Проектта Азнакай, Балтач, Болгар, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш һәм башка район үзәкләре катнаша.
-
Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр һәм боз явуы хакында кисәтә
Республика территориясендә урыны белән көчле яңгыр явачак.
-
Ришат Төхвәтуллин Казанда беренче тапкыр кайда чыгыш ясавын хәтерлиме?
1-5 августта Казанда чираттагы VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак. Быел форумда 30 чит ил, Россия Федерациясенең 60 регионы һәм Татарстан районнарыннан 1000 артык делегат катнашыр дип көтелә. Форум уздыруның төп максаты – татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән.
-
«Яндекс» Казан турында анимацион ролик чыгарды
«Гадәти булмаган Казан: әлеге шәһәр башкаларыннан нәрсәсе белән аерыла» дип аталган видео YouTube каналында дөнья күргән.
-
Иң күп икмәк суктырган комбайнчылар арасындагы конкурсның таләпләре һәм суммасы үзгәрә
“Быел комбайнчылар район һәм республика рейтингы буенча бәяләнәячәк”, - диде министр.
-
28 июль көненә һава торышы
Неблагоприятные метеорологические явления: днем и вечером 28 июля 2018 года местами на территории Республики Татарстан ожидаются грозы с кратковременными усилениями ветра до 17-22 м/с (в Казани до 15-20 м/с), локально сильный дождь, возможен град. В период с 28 июля по 7 августа 2018 года на территории Республики Татарстан местами ожидается высокая пожарная опасность лесов (4 класс).
-
Драматург Гафур Каюмовның ничек вафат булганы билгеле булды
Гафур Каюмов кичә Арчада фаҗигале төстә вафат булды.
-
Кузгалак пирүге пешерү рецепты: ФОТОлар белән һәм адымлап
Сез кузгалак пирүге яратасызмы? Мин - яратам! Бакчада кузгалаклар борын төртә башлауга ук шулардан пирүг пешерәм
-
Татар шоу-бизнесы һәм тамашачылар Хәния Фәрхине искә ала [фото-видео]
Татар эстрадасының йолдызы Хәния Фәрхинең арабыздан вакытсыз киткәненә бүген бер ел.
-
Бер сыерга – дүрт бозау!
Чүпрәле районының “Чынлы” хуҗалыгындагы “Каенкай” кушаматлы сыер бөтен республикага танылды. Моңарчы сыерларның икешәр, өчәрне бозаулаганын ишеткән бар иде. Ә менә “Каенкай” рекорд куйды. Ул – өч үгез һәм бер тана китерде.
-
Хәния Фәрхи каберенә һәйкәл куелачак
Татар эстрадасы йолдызы Хәния Фәрхи 2017 елның 27 июлендә 57 яшендә вафат булды.
-
Иосиф Кобзон авыр хәлдә Мәскәү хастаханәсенә эләккән
Дәүләт думасының Мәдәният буенча комитеты башлыгының беренче урынбасары, СССРның Халык артисты Иосиф Кобзон авыр хәлдә хастаханәдә ята.
-
Уракка төшәр чак җитте
Кичә районыбызның үзара тикшерү үткәрелде.