Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Ришат Төхвәтуллин «Малай на белом барсе» дип җырлаучы Лейна турында

7 июль Горки-Әмәт урман паркында “Болгар радиосы” ачык һавада концерт оештырды. Биредә татар эстрадасының популяр артистлары белән беррәттән радио хезмәткәрләре дә җырчылар белән тамашачы инде яратып өлгергән җырларны дуэт буларак башкарды. Tatar Today хәбәрчесе Ришат Төхвәтуллиннан «Малай на белом барсе» дип җырлаучы Лейна турында сорашты.

— Күргәнсездер инде, җырчы Лейнаның яңа клибы дөнья күрде. Мондый җырларга мөнәсәбәтегез нинди?

— Карамадым. Күрмичә әйтә алмыйм.

— Русчалы-татарчалы җырларны татар теленә начар тәэсир итә дип санамыйсызмы?

— Гомумән, татар эстрадасында яңа жанрлар барлыкка килсә, башта аны бик нык хурлыйлар, ә аннан ияләшкәч, тыңлый башлыйлар. Әлегә бәя биреп булмый.

— Яңа юнәлешләргә, ачышларга мөнәсәбәтегез нинди?

 

— Яңалыкны мин яратам. Әгәр сыйфатлы һәм әйбәт булса.

— Ә үзегез шундый юнәлештә җырлар идегезме?

— Гомумән, мин төрле жанрларда җырлап карарга тырышам. Беренче елларда гел классик җырлар булса, икенче елларда халык җырлары керә башлады, аннары инде эстрада җырлары керде. Быел да төрле хәлләр булырга мөмкин. Әйттек бит инде, хәтта бии дә башладым. Яңалыкларны яратам, ансыз мөмкин түгел.

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев