Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхинең бакыйлыкка китеп баруы бөтен татар халкын тетрәндерде. Якты йолдыз булып балкып, тиз генә атылды ул. Җырчыны югалткач, тамашачының аны ничек яратканын белдек. Хәер, Хәния апа яратмаслык түгел иде шул. Сәхнәдәш дуслары аның ихлас, эчкерсез, гади булуын искә төшерә.
Шушы араларда Хәния Фәрхинең истәлегенә...
Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхинең бакыйлыкка китеп баруы бөтен татар халкын тетрәндерде. Якты йолдыз булып балкып, тиз генә атылды ул. Җырчыны югалткач, тамашачының аны ничек яратканын белдек. Хәер, Хәния апа яратмаслык түгел иде шул. Сәхнәдәш дуслары аның ихлас, эчкерсез, гади булуын искә төшерә.
Шушы араларда Хәния Фәрхинең истәлегенә багышланган "Истә калсын!" дигән концертлар узды.Казанда хәйрия концерты булачак дигән хәбәр чыккач, редакциягә шалтыратып белешүчеләр, сездә билет юкмы дип сорашучылар да булды. Концертка барырга теләүчеләр күплеген искә алып, тагын өстәмә ике көн билгеләделәр.
Искә алу концерты бик тә йөрәкне тетрәндерерлек итеп әзерләнгән иде.- Бу проект хакында сөйләшү күптәннән булган иде. Еш кына Хәния апа белән бергә эшләргә туры килде. Сценарий кирәк булса да, миңа әйтә иде. Якташ дип шалтыратып эндәшүләре әле дә колакта тора. Ул миңа бик якын булды. Шуңа күрә бу эшкә алындым да инде, - ди Замирә Рәҗәпова. - Хәния апа үзе бик көчле шәхес иде. Аның юклыгына һаман да ышанып булмый.Бервакыт аңа Мәскәүдә Хәния апаның концертын алып барырга туры килә. "Мин бит авырлы. Көмәнем дә күренеп тора", - дим. Ә ул: "И апаем, ул бит матур гына. Без сине саклап кына йөртәбез. Малаең тугач, без синең белән Мәскәүдә Хәния апаның юбилей концертларын алып барган идек дип сөйләрсең әле", - диде дә мине җайлап куйды. Хәния апа урынында берәү булса, концертны ямьсезләп йөрмәсен әле, дияр иде. Тик ул башка иде. Анда ясалмалык юк иде. Искә алу концерты да Хәния апаның бергә йөргәндә сөйләгән сүзләренә нигезләнеп эшләнде. Монда бернинди арттыру да, өстәмәләр дә юк", - ди Замирә.
Замирә белән күп кенә хәйрия чараларында очрашырга туры килә. Һәр тамашачының күңеленә үтеп керүе белән залны үзенә каратып тота белә ул. Ә бит мондый чараларны үткәрү зур түземлек сорый. Сәхнәдә укыласы сүзләр йөрәк түреннән чыгарга тиеш. - Авыруларга ярдәм итә торган чараларны үткәрү җиңел бирелми. Якыннарын, туганнарын юатыр сүзләр табарга кирәк. Ә бакыйлыкка күчкәннәрне искә алу тагын да зур җаваплылык сорый. Аның рухын шат итәсе килә.Өч көн барган концертта Хәния апа репертуарындагы җырлар да башкарылды. Күп кенә сәхнә йолдызлары катнашты. Барысы да чын йөрәктән чыгыш ясады. Әле тагын бик күпләр, мин дә катнашыр идем дип, теләген җиткерде. Сәхнәгә Хәния апаның кызы Алия дә чыкты. Ул тамашачыларга әнисенең җырларын җырлады. Репетиция вакытында, сәхнә артында бу балага ничек кыен икәнен күреп, йөрәгем әрнеде. Ә ул тамашачыга моны сиздермәде. Әнисенең горурлыгы, сабырлыгы, көчле рухлы булуы күчкән аңа. Арабыздан китсә дә, Хәния апаның рухы шаттыр дип уйлыйм. Ул безнең күңелләрдә мәңгегә истә калачак,- ди Замирә Рәҗәпова.Концерттан җыелган акча җырчы турында китап чыгаруга тотылачак.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
Нет комментариев