2 октябрь 2017 яңалыклары
-
Районның иң өлкән кешесе Олы Тиләҗе авылында гомер кичерә.
Районның иң өлкән кешесе Олы Тиләҗе авылында гомер кичерә. Йөзенче яшен ваклаган Оркыя Сәетованың ике күзе күрмәсә дә, колагы ишетә, йорт эчендә күңел күзе ярдәмендә йөри. Ишек алдына һава суларга чыгып керә. Авылның ак әбие улы Альфред, килене Илсөяр, оныгы Алмаз тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Әбинең 7 оныгы, 3 оныкчыгы...
-
Алан мәдәният йортында, өлкәннәр көне уңаеннан, «Картаймагыз әле, ветераннар!” дип исемләнгән бәйрәм чарасы узган.
Һәрбарчагызга - лаеклы ялда булучыларга да, үз эшләрен дәвам итүчеләргә дә - исәнлек-саулык, сүнмәс яшәү дәрте телибез. 30 сентябрь көнне Сөләйман Йосыпов исемендәге Алан авыл мәдәният йортында Алан авыл җирлеге Советы, ҖЧҖ "Алан" ширкәте һәм мәдәният хезмәткәрләре өлкән буын кешеләре өчен зур бәйрәм оештырды. Бәйрәм кичәсендә катнашкан өлкән кешеләребез кайнар...
-
Despacito җырын калькуляторларда башкарганнар (ВИДЕО)
Калькулятор ядәмендә исәпләргә генә димәгән - җырлар да җырларга мөмкин икән. Моны Япониядә яшәүче @zk_oj тәхәллүсле берәү исбат иткән. Популяр «Despacito» җырын ул гадәти булмаган «музыкаль инструментта» - калькуляторларда башкарган. Туйлар.ру
-
Теләче районы командасы 43 команда арасыннан 5 урынга лаек булды.
2017 елның 28 сентябреннән 1 октяберәнә кадәр Спасс районының Болгар шәһәрендә авыл яшьләре спортокиадасы кысаларында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының финал уеннары узды. Бу ярышларда Теләче районы командасы 43 команда арасыннан 5 урынга лаек булды.
-
Бүген Теләче район мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
2 октябрь көнне район мәдәният йортында Теләче авылы өлкәннәре өчен бәйрәм чарасы узды. Алар иң элек фойеда кул эшләреннән торган күргәзмә белән танышты, түгәрәк өстәлләрдә утырган оешма-предприятие җитәкчеләренә үзләрен борчыган мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итте. Соңыннан өлкәннәр районыбыз үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концертын тамаша кылды. Үзләрен район башлыгы Илдус Зарипов та...
-
Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чарасы уздырылды
Өлкәннәр көне уңаеннан безнең 3 нче номерлы балалар бакчасында бәйрәм чарасы узды. Биредә зурлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге төркемгә йөрүче балалар һәм аларның тәрбиячеләре, музыка җитәкчеләре, бакчада эшләп чыккан ветеран хезмәткәрләргә һәм үзләренең әби-бабаларына бәйрәм чарасы әзерләделәр. Бу көнне биредә өлкән буын яңа буын белән очрашты. Балалар үзләренең кадерле әби-бабаларына бакчада...
-
Көз фасылының холкы табигатьтә генә түгел, ә кеше тормышында чагыла.
Беренчедән, сары төскә кергән табигать үзенең салават күперенә тиң нәфис сүрәтләре белән җиһанга кабатланмас сихри бизәкләр бүләк итсә, икенчедән, кешелекнең асыл затлары - өлкән буын вәкилләренә игътибар, ихтирам хисләре арта. 29 сентябрь көнне, "Көзге яхшылык атнасы- изге эшләр эстафетасы " кысаларында, әлеге матур традициягә әверелгән бәйрәмгә багышлап Айдар авыл китапханәсе,...
-
БАРЫСЫ ӨЧЕН ДӘ ТҮЛӘРГӘ КИРӘК
Люба белән без бер класста укыдык. Уку алдынгысы булу өстенә, искиткеч матур һәм сөйкемле дә иде ул. Классның беренче чибәре булган бу кызга кемнәр генә сокланып һәм кызыгып карамагандыр ул вакытларда. Матурлык бит ул күзләрне иркәли, кәефләрне күтәрә. Мәктәпне тәмамлап, кайсыбыз кая таралышкач, бик озак күрешмәдек без аның белән. Алар...
-
Татарстанда бер яшьлек баланы һәм аның әтисен эзлиләр
Татарстанда бер яшьлек бала һәм аның әтисе югалу факты буенча эзләү эшләре бара, - дип хәбәр итә Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте. Яшел Үзәннең суд приставлары бүлегендә баланы алу эшен башкару буенча 32 яшьлек ир-ат һәм аның бер яшьлек улын эзләү эшләре бара. Теркәлгән яшәү урыны...
-
Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында тәрбиячеләр балаларга әйләнә-тирәдәге матурлыкны күрә белергә өйрәтәләр
Безнең Теләче районының беренче номерлы балалар бакчасында экологик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Бакчабызда тәрбияләнүче балаларга тирәнтен җиткерер өчен бакчада эшләүче тәрбиячеләребез экологик тәрбия бирү эшчәнлеген алгы планга куеп эш итәләр. Уртанчылар, өлкәннәр төркеменә йөрүче балалар кышкы айларда гөлләргә су сибү, суган үстерү, туфрагын йомшарту белән шөгыльләнсә, җәйге айларда бакчада...
-
МВДга – Дәүләт хезмәтләре сайты аша
МВДга кагылышлы теләсә нинди белешмәне, яисә мәгълүматны өйдән чыкмыйча гына Дәүләт хезмәтләре сайты аша да алырга була. Бу уңайлы гына түгел, кирәкле документны алу вакытын да кыскарта. - Дәүләт хезмәтләре порталы аша хөкем ителгән яисә ителмәгән булу турында белешмә сорарга, ирекле дактолоскопик теркәү узарга, шәхси детектив эшчәнлек алып бару өчен...
-
Өйдән чыкмыйча гына сорауга җавап табып була
Өйдән чыкмыйча да, үзеңне кызыксындырган сорауларга җавап табып була. Моның өчен интернетка кереп, gosuslugi.ru федераль порталындагы шәхси кабинетка теркәлергә кирәк.
-
"Сәхнә артында бу балага ничек кыен икәнен күреп, йөрәгем әрнеде"
Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхинең бакыйлыкка китеп баруы бөтен татар халкын тетрәндерде. Якты йолдыз булып балкып, тиз генә атылды ул. Җырчыны югалткач, тамашачының аны ничек яратканын белдек. Хәер, Хәния апа яратмаслык түгел иде шул. Сәхнәдәш дуслары аның ихлас, эчкерсез, гади булуын искә төшерә. Шушы араларда Хәния Фәрхинең истәлегенә...
-
Кәбестә пирогы (рецепт)
Тиз ясала торган кәбестә пирогы рецептын тәкъдим итәбез. Камыр өчен: 4 йомырка, 6 аш кашыгы кибет каймагы,5 аш кашыгы майонез, 7 тулы аш кашыгы он, 1 бал калагы тоз, көпшәкләндергеч. Эш тәртибе камырны ясагач ял иттерергә, кәбестәне юка итеп саламлап кисәргә һәм йомшартырга, бераз кишер кушарга, тәменчә тоз борыч салып...
-
Түбән Кама – Чистай юлындагы һәлакәттә кеше гомере өзелгән
Түбән Кама - Чистай юлында ике җиңел машина бәрелешкән. Бу хакта социаль челтәрдән кулланучылар хәбәр итә. Ачы һәм Иске Чишмә авыллары арасындагы юлда "Лада Калина" һәм "Хендэ Солярис" машиналары бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте аркасында "Лада Калина" автомобилендәге 75 яшьлек пассажирның гомере өзелгән. Тагын ике пассажир - 70 һәм 75 яшьлек хатын-кызлар...