Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Татар эстрадасы җырчыларының концертларын уңайлы вакытта карарга мөмкин

GONGTV спорт һәм музыка интернет-каналы тамашачыларга яраткан артистларының концертларын тәкъдим итә. Интернет-телевидение форматы әлеге тамашаларны сезгә уңайлы вакытта кереп карарга мөмкинлек бирә. Популяр җырчыларның тулы концертларын бары каналның сайтында (www.gongtv.ru) карап була. Татарстанның атказанган артисты Чулпан Әхмәтҗанова, ИлГәрәй һәм Венер Сәлимов, Нурзадә, Вил Усманов, Чулпан Йосыпова, Алсу һәм Азат Фазлыевлар,...

GONGTV спорт һәм музыка интернет-каналы тамашачыларга яраткан артистларының концертларын тәкъдим итә. Интернет-телевидение форматы әлеге тамашаларны сезгә уңайлы вакытта кереп карарга мөмкинлек бирә.

Популяр җырчыларның тулы концертларын бары каналның сайтында (www.gongtv.ru) карап була.

Татарстанның атказанган артисты Чулпан Әхмәтҗанова, ИлГәрәй һәм Венер Сәлимов, Нурзадә, Вил Усманов, Чулпан Йосыпова, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Фидәрис һәм Рузалия Мортазиннар, "Болгар кызлары" триосы һәм башка бик күп артистларның чыгышларын беренче булып GONGTV каналында карарга мөмкин.

Искәртеп узарга кирәк, GONGTV каналы һәм PIXELFILMS PRODUCTION кинокомпаниясе 25 нче ноябрьдә "Пирамида" күңел ачу комплексында узачак "Манзара" музыкаль премиясен тапшыру тантанасына әзерләнә. Быелгы чара музыкаль концерт кына түгел, ә профессиональ спортчыларның чыгышлары белән баетылган зур спорт һәм музыка бәйрәме булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев