Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

«Зуфар абый, ты хоть не лезь!» – Зөфәр Хәйретдиновның «Рубин»ны тәнкыйтьләвен ошатмадылар

Татарстанның күрке «Рубин»ның бу арада хәлләре мактанырлык түгел. Җиңелү арты җиңелү. Бу халәттә, хәтта, 0:0 исәбе белән ничьяга уйнау да ниндидер шатлык кебек күренә. Күп кенә җанатарлар футболдан һәм командадан бизә, ә кайберләре, киресенчә, без авыр вакытларда да «Рубин» белән калырга тиешбез дип командага дәрт бирә.

Әйтик, шушы көннәрдә узган уеннарның берсендә тугры җанатарлар мондый баннер белән чыгалар:  

Может, не будем сдаваться?
Проще уйти, чем остаться.
Мы же всегда оставались –
Падали, но поднимались!  

«Рубин»ның уңышсыз чыгышларына иҗат әһелләре дә битараф түгел. «Матбугат.ру» күзәтүенчә, композитор һәм җырчы Зөфәр Хәйретдинов та темадан читтә калмаган. Һәвәскәр волейболчы Зөфәр әфәнде «Рубин»ның элекеге җанатары. «Рубин» инстаграмындагы постта ул болай дип тәнкыйть комментарие калдырган: “Вы бы хоть играли”. Аның бу сүзләре кайберәүләрнең күңеленә тигән булса кирәк, болай дип җавап биргәннәр: “Зуфар абый, ты хоть не лезь. Займись своим делом и пой”.  

  Чынбарлык шуны күрсәтә: син уңышлы чакта дусларың күп була, абынсаң, бик сирәкләр генә яныңда кала. Шул ук вакытта тәнкыйть тә “кирәкле шәйдер”. Ничек кенә булмасын, «Рубин»га уңышлар телибез. Үзебезнеке бит!  

Фото: instagram.com/fcrk

matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев