Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Зәйнәб Фәрхетдинова истәлекләре: «Әти әнине урлаган»

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова истәлекләреннән өзекләр //Казан утлары// Балачак, туган як, әни… Юк, башта ӘНИ, аннары ТУГАН ЯК һәм БАЛАЧАК… Мин тәмле төшләр күреп йоклап ятам. Шулчак кемнеңдер җылы кулы минем чәчемнән сыйпап алды, аннары аркамнан сөйде. Әнием куллары! Меңнәр арасыннан да таныйм бит мин бу кулларны - бары...

Татарстанның халык артисты
Зәйнәб Фәрхетдинова истәлекләреннән өзекләр //Казан утлары//

Балачак, туган як, әни… Юк, башта ӘНИ, аннары ТУГАН ЯК һәм БАЛАЧАК… Мин тәмле төшләр күреп йоклап ятам. Шулчак кемнеңдер җылы кулы минем чәчемнән сыйпап алды, аннары аркамнан сөйде. Әнием куллары! Меңнәр арасыннан да таныйм бит мин бу кулларны - бары әнием генә шулай иркәли, ярата мине. «Кызым, тор әле, әкияттәгедәй матурлык күрсәтәм үзеңә…» - әниемнең болай да назлы тавышы бигрәк тә сихри яңгырады бу юлы. Әллә төш кенәме бу? Өнем икән - куллар мине җиңелчә генә кытыклап та алдылар. Күз кабакларым таш белән бастырып куйган кебек авыр булсалар да, ачылдылар - янымда, чыннан да, елмаеп әни басып тора. Ул: «Әйдә, кызым», - дип кулын сузды, караваттан торгызды. Өстемә җылы кием кигезде дә мине җитәкләп ишегалдына алып чыкты. Мин - йокысыннан һаман да уянып җитмәгән унбер яшьлек кыз - берни аңламыйм, нәрсә күрсәтергә җыена икән, дип уйлыйм. Әнием мине кочаклап алды да, бакчабыздагы агачларга кунган кошларга ишарәләп: «Тыңла, балам, ничек сайрыйлар, тирә-ягыңа күз сал - нинди гүзәллек! Таң атканда гына ишетеп, күреп була бит моны, тыңла, кара…» - диде. Мин башта әниемә сәерсенеп карап алсам да, аның әйткәннәренә колак салып, кошлар җырына игътибар иттем һәм аларны ишеттем! Чыннан да, бик матур сайрашалар, тик нәрсә турында шулай серләшәләр, җырлыйлар икән соң алар?! Тирә-якка күз салдым. Кояш әле чыгып кына килә. Үзе бер рәхәт икән карап тору - табигать нинди хозур… Мин йокымнан тәмам уяндым. Аннары бакчабыз артындагы Ык буена төшеп киттек. Анда да таң атканда дөнья бөтенләй башка, мондый гүзәллекне беренче мәртәбә күрәм. Кошлар ансамбле өздерә генә, һич туктамый агучы Ыгыбыз да кабатланмас тавышы белән аларга кушыла. «Тыңла, балам, тыңла…» Тыңлыйм, әни, тыңлыйм… Өйгә кайткач, әни яңа савып кергән сөт эчерде - кичке сөткә караганда тәмлерәк икән бит таңнан сауганы. Аннары ул: «Хәзер инде ятып йокласаң да була», - дип, кире яткырды. Зуррак үскәч, таңның гүзәллегенә шулай бергәләп сокланып торганда: «Иң матур чакны йоклап уздыра шул күпчелек. Бөтен кеше дә һәр яз, җәй таңында шушы гүзәллеккә хозурланып, шушы матурлык белән көнен башлап җибәрсә, дөньялар да бөтенләй башка булыр иде, бәлкем. Яратырга кирәк, ярата белергә кирәк…» дип әйткәннәре әле дә истә әниемнең. Ә колакта һаман да аның сүзләре: «Тыңла әле, балам… Тыңла әле… Тыңла әле…»
Кошлар сайравын, табигатебезнең хозурлыгын сагынып еш кайтам мин авылыма. Еллар узган саен тагын да ныграк тарта ул мине. Туган нигез, туган йортымның ишегеннән инде йөгереп чыгып каршылаучылар юк. Хәер, бар икән - әнә балачагым кул изи… Хатирәләр исә авылга килеп керүгә үк арттан калмый йөгерәләр. Әни, әти һаман да исән кебек тоела миңа авыл өе бусагасын атлап кергәндә. Аларның кул җылысы сеңгән диварларны кабат-кабат тотып карыйм, әнием кебек, йортка яктылык иңдерүче тәрәзләрне сыйпап алам… Зиратка, каберләренә барып үзләре белән дә сөйләшеп кайтам… Ихатабызның ишегалдында кое бар - дөрес, заманча эшләнгән, өскә торба буенча менә, чиләккә чишмә суы кебек челтерәп ага. Минем өчен андагы судан да тәмлерәк су юк. Кое, суын алмый торсаң, елдан-ел кимеп, кибеп юкка чыга, диләр. Әмма йөрәктәге, күңелдәге хатирәләр беркайчан да кимеми, кипми… Якты истәлекләрем мөлдерәмә тулып, чишмә кебек челтерәп түгелделәр әле менә - тыңлагыз сез дә! Аларда сабый, яшүсмер, бүгенге Зәйнәб күзлегеннән тасвирлаулар бер-беренә үрелеп, берсе икенчесен алыштырып баралар…
Мин гомерем буе сусап яшим. Авылым һавасына, Ыгыма… Берәр җиргә китсәм, Казаныма, якыннарыма сусыйм, сагынып кайтам. Аннары янә тамашачыма, сәхнәләргә сусап, кабаттан озын, ерак юлларга чыгам. Алар да минем моңнарыма, җырларыма сусап, үз яннарына дәшәләрдер, чакыралардыр кебек. Кадерле кешеләрем, газиз Ватаным да мине сабыр гына сусап көтәләрдер…
Халык телендә «өч көнлек дөнья» дигән гыйбарә бар. Ә мин аны үземчә «бер көнлек дөнья» дим. Нигә? Чөнки хәзер вакыт күпкә җитезрәк. «Бүген җир дә кояш тирәсендә тизрәк әйләнә», - дип әйткән Клара апа Булатова сүзләре белән дә тулысынча килешәм. Ходай чынлап та безне җир йөзенә бары вакытлыча, сынар өчен генә җибәргән. Ә җиһанга туган һәркемне бәхет, шатлык буларак кабул итәләр. Ә аннары һәркемнең үз көне, үз җыры…

Бәхет өчен күп кирәкме?

- Бәхет ни ул? Бәхет өчен күп кирәкме? -
Җавап эзлим, үткәннәргә карыймын да.
- Әниемнең мин - кызына җан өрүе,
Яратуы, ятканда ук карынында.

- Бәхет кайда? Бәхет өчен күп кирәкме? -
Дип сорадым яшьлегемнең таңнарыннан.
- Тиң яр булса, сайлаганың юлдаш итеп, -
Гомереңнең һич курыкма саннарыннан…

- Бәхет ни ул? Бәхет өчен күп кирәкме? -
Уйга чумдым, туктадым да юлларымда.
- Саулык бирсә Ходам, әгәр якыннарым
Булса янда, агылырлар җырларым да.

Бәхет телик, бәхет бирик, бәхет җитсен
Әниләргә, балаларга, җан дусларга.
Беркемне дә бәхетеннән мәхрүм итмик,
Бәхет булыйк бу дөньяда якыннарга.

Сабый чагым болыннары

Сабыйчак, балачак… Гомеремнең бу чоры турында мин фәлән елны, фәлән җирдә тудым дип кенә яза да, аны гомеремнең иң татлы чоры итеп искә дә алалмыйм, гәрчә балачак нәкъ шундый хисләр уятырга тиеш булса да. Сарлыма кайтып, әти-әни нигезендә йөргәндә, авыл урамнарын ураганда, күңелемдә якты истәлекләр белән беррәттән моңсу хатирәләр дә яңара, ирексездән ике битем буйлап яшь тамчылары тәгәри. Юк, бу минем генә күз яшьләрем түгел, әниемнеке дә. Без бергәләп елыйбыз - ерактагы балачакта кочаклашып икәүләп елаган кебек…

Зэйнэб11
Сарлы, Сарлым… Кеше өчен туган як ничек якын булса, Сарлы да минем өчен иң каделе, изге җир, аңа урын да күңелемнең иң түрендә бирелгән. Ләкин ул туган җирем, туган авылым түгел. Әнкәм-әткәм төсе булган, үзенә сагындыртып дәшүче, балачагым истәлекләрен кадерләп саклаучы йорт та туган нигезем түгел. Якты дөньяга мин нәкъ биш дистә ел элек Үзбәкстанда, Красногорск - 2 бистәсендә аваз салганмын, әнинең беренче, дөресрәге, икенче, ә әтинең өченче баласы булып. Ник алай дим? Әти беренче хатыны белән аерылганда, гаилә төгәл икегә бүленә, ике балага да Сак белән Сок язмышы насыйп ителә. Гомер дистәләренең әле беренчесен дә вакларга өлгермәгән олы ул әнисе белән Өфе каласында калса, кечесен, дүрт яшьлек сабыйны, язмыш аты әти белән икесен үз арбасына утыртып Татарстанга, Азнакай районының Сарлы авылына, әби нигезенә кайтара. Әти, балага ана кирәк дип, кабаттан өйләнергә ниятли һәм ерак булмаган башкорт авылы Урманайдан әнине алып кайта. Яңа корылган гаилә бераздан, бәхет эзләп, Үзбәкстанга юл тота. Анда инде шактый еллар әнинең бертуган апасы яши, фатир тапканчы тукталыр, яшәр урын бар. Тормыш җайланып киткәч, әби янында вакытлыча калдырылган Гайнетдин абыйны да алып киләләр.Аннары инде, Ходай кушып, мин туганмын. Шушында телем ачылган, тәүге адымнарымны ясаганмын, балалар бакчасына йөргәнмен, беренче класска барганмын. Мине әни тумыштан ук бик тере, хәрәкәтчән, кызыксынучан булдың, бишектә дә тыныч кына ятмадың, башыңны бора-бора фатир эчендәге бөтен нәрсәне тикшерә идең, дип искә ала иде. Әнине елап интектермәгәнмен. Еласаң да, нәрсәдер көйләгәндәй матур итеп еладың, ди иде ул. Әтием өчен өченче бала булсам да, аңа да беренче кыз, ә әниемә бик тә көтелгән тансык сабый булганмын. Гайнетдин абыйны да үз улы кебек яратса да, ана булу бәхетен ул минем аша татыган, үз җаныннан мине өзеп төшергән, күкрәк сөтен миңа имезгән! Әниемнең мине артык иркәләргә вакыты калмаса да, мин кечкенә кызы аның чиксез мәхәббәтен һәрчак тоям, аның янәшәсендә шундый рәхәт.

2

Минем Зәйнәб кенә буласым килә…

Миңа дүрт яшь. Мин үзебезнең җылы якта яшәгәнебезне беләм инде. Суык як нинди буладыр, моннан ерактырмы, анысын белмим. Әнидән сорарга, сөйләтергә һаман онытам шуны. Безнең җылы як Красногорск дип атала. Без өч катлы йортта яшибез. Ә туган апаларныкы авыл өе шикелле - ишегаллары да бар. Шуңа да барырга яратам мин аларга. Менә әнием белән шуннан кайтып киләбез - җәяүләп кенә. Алардан ерак түгел генә болыннарда күп-күп лалә, мәк чәчәкләре үсә. Әни исемнәрен шулай ди. Мин бу кызыл, сары чәчәкләрне җыярга яратам. Шуңа да автобуска һич тә утырасым килми. Болыннарда иркенләп йөреп була. Авылдагы кебек. Ә авылга без әле күптән түгел генә кайтып килдек. Аның исеме Сарлы һәм ул бик еракта. Шуңа да анда самолёт белән очтык. Авылда рәхәт икән - балалар бакчасына да барасы юк. Әни дә гел янда. Апалардан кайтканда авыл искә төште дә җырлап җибәрдем:

Ай, күземнең карасы,
Йөрәгемнең ярасы,
Әйтегезче, авылыгызга
Кайсы юлдан барасы…

ЗФ

Әнием нигәдер мине кочаклап алды да: «Тавышың матур икән бит, кызым, әллә җырчы булырсың микән?» - ди. Кем соң ул җырчы? Ул нинди була? Бу җырны мин радиодан ишеттем. Көн саен җырлый аны бер апа. Ә әни мин җырлагач ник аптырады? Әллә шул радио эчендәге апалар җырчы буламы? Юк, әгәр дә алай икән, минем җырчы буласым, тартма эчендә яшисем килми. Минем Зәйнәб кенә буласым һәм гел әнием янында яшисем килә…
Бүгенге Зәйнәб:
Әниемнең шул чакта әйткән сүзләре Ходайның «Амин!» дигән вакытына туры килгән, күрәсең…

Әти әнине урлаган

Әни белән әтинең бүген ял көне, минеке дә. Алар - эшкә, мин бакчага бармадык. Бүген бездә зур бәйрәм дә әле - әни мин уянгач та шулай диде. Туган көнем икән - миңа биш яшь тулган. Әни яңа күлмәк алган, әти исә курчак бирде. Аннары әти шешәдән нәрсәдер эчте. Гармунын алып җырлый башлады. Матур җырлый ул. Тик аннары никтер әнигә кычкырды. Әни елады. Аннары әни мине алды да туган апаларга киттек. Абый урамда малайлар белән уйнап йөри иде, аны да чакырдык. Ул: «Калсам ярыймы, малайлар белән бик кызык», - дигәч, әнием ризалашты. Апаларда бик озак булдык. Аларның өйләре зур, уенчыклары да күп. Мин, шул уенчыклар белән уйнаган булып, әни белән апаның сөйләшкәнен тыңлыйм. Бик күп нәрсә белдем мин ул көнне… Әти әнине урлаган! Ничек инде?! Әтинең үзенең миңа: «Урлаша күрмә, кеше әйберсенә тияргә ярамый», - дип сөйләгәне бар бит юкса. Тыңлый торгач, аңладым, Гайнетдин абыйга әни кирәк булгач урлаган икән ул аны… Абыемның әнисе дә икәү - икенчесе бик еракта икән. Ә аның тагы бер улы барлыгын да аңладым олыларның сөйләшүләреннән. Ул малай минем әтинең улы, Гайнетдин абыйның абыйсы, миңа да абый! Менә сиңа мә… Мин ул абыемны кайчан күрермен инде? Абый, әй абыем, сагына микән ерактагы әнисен, ерактагы абыйны. Ә ул әнисе сагына микән Гайнетдин абыйны. Абыем да сагынадыр инде ул әнисен. Мин үземнекен әз генә күрми торсам да бик сагынам. Ярый әле тагы бер әнисе бар абыйның - әниебез бик яхшы, безне ярата, ачуланса да, яратып кына ачулана… Әнием белән туган апа елаша-елаша сөйләштеләр. Аннары көлешеп тә алдылар. Аңламассың бу олыларны, без еласак, кечкенә түгел бит син, диләр, ә үзләре… Әни белән апа иртәгә базарга барырга да сүз куештылар - зур шәһәргә. Мине дә алсалар ярар иде үзләре белән… Безнең җылы яктан ерак түгел генә Ташкент дигән шәһәр дә бар. Менә шунда килдек без базарга. Монысында инде абый да калмады бездән. Нәрсә генә юк Ташкент базарында! Абый белән кирәк әйберләрне ерактан ук күрәбез, мин дә матур-матур уенчыклар, башкаларын сайлыйбыз. Әни безгә бик күп әйбер алды, миңа - матур зәңгәр эшләпә, су коенганда кия торган күлмәк, суда йөзәргә боҗра. Әй шатлануларым! Чөнки тиздән авылга кайтачакбыз. Ә анда Ык дигән елга бар. Безнең шәһәрдә дә елга да, күл дә бар. Әти белән әни анда мине җибәрмиләр, куркалар. Үзем качып кына барыр идем дә, ерак шул - җәяү барып җитә торган түгел. Кайсы автобуска утырып барырга икәнен дә белмим. Арык дип аталучы сулыкларда гына рөхсәт итәләр коенырга безгә, кечкенәләргә. Ә авылда… Ык дигән елга үзе зур, үзе якын. Урамда уйнап йөргән җирдән, әниләр күрмәгәндә, качып рәхәтләнеп йөзәргә була. Ә абый инде су керүдән кайтып та керми иде…

Дәвамы бар.

Гөлгенә КӘРИМОВА

Фотолар «Казан утлары» журналы рәсми төркеменнән алынды

Чыганак: Татар Тодау

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев