14 февраль 2018 яңалыклары
-
Казанда юл-транспорт һәлакәтендә хатын-кыз зыян күргән
Казанда автобус һәм йөк машинасы белән булган юл-транспорт һәлакәтендә хатын-кыз зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ"га Казан Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр. Юл-транспорт һәлакәте кичә иртән Гудованцев һәм Тэц урамнары киселешендә килеп чыккан. Беренчел мәгълүматлар буенча, "НЕФАЗ" автобусының 29 яшьлек йөртүчесе светофорның рөхсәт ителгән билгесен күрми калган һәм "Скания" йөк машинасын бәрдергән....
-
Төшемә үләсе һәм үлгән кешеләр еш керә
Бу араларда кулыма каләм алырга исәбем юк иде әле. Язганнарым шактый, күбесе газетада басылып тора. Яңа елны каршылаганнан соң язудан бераз тукталып, сабыр гына "яңа запаслар" туплап йөрермен дигән идем, таң алдыннан кергән бер төш кулыма каләм алырга мәҗбүр итте. Атнакичкә каршы кулыма дисбе алып, тәхлил тартып, "Салават" әйтеп, шуны...
-
Эстрада йолдызлары "Гашыйклар көне"н ничек каршылый? (ЙОЛДЫЗЛЫ ПРОЕКТ)
Айсылу Лерон ("Татар радиосы" ди-джее): - Ирем белән 2010 елның 23 февралендә интернет аша таныштык. Шул ук елның октябрендә өйләнештек. Бергә сигезенче ел яшибез. Ирем миңа исемем белән эндәшә, мин аңа "кадерлем" дим. Төрле ювелир эшләнмәләр бүләк иткәне бар. Һәрвакыт күңелгә ятышлы бүләкләр ясый. Гаиләле кешеләр бу бәйрәмгә әллә ни...
-
Бергә яшәү – никахмы?
Бүгенге яшьләр гаилә корырга ашыкмый. Дөресрәге, рәсми рәвештә язылышып яшәүне кичектерә. Соңгы вакытта язылышмый гына бергә яшәүчеләр саны арта. Болай яшәүчеләр "кая ашыгырга соң, башта бер-береңне сынап карарга кирәк" дип аклана. Анысы да бардыр. Закон алдында берең өчен икенчең җавап тотмый гына яшәү кайсыберләр өчен шулкадәр көндәлеккә әйләнә ки: алар...
-
Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин эшеннән китте
ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин отставкага китте. Бу хакта "Татар-информ"ның үз чыганагы хәбәр итте. Карар бүген имзаланган. Гадел Вафин министр итеп 2013 елның сентябрендәә билгеләнгән иде. Татарстан Идел буе округында медицина күрсәткечләре буенча алдынгы урыннарда булды. Республикада кешеләренең уртача яше дә үсә, быел бу күрсәткеч 73,64 елга җитте. Соңгы...
-
СӨТ ЯЛКЫНСЫНУНЫ БАСА
Кайвакыт күзләр нык арый, авырта башлый. Иртән йокыдан уянганда авырту бетә, ә менә арыганлык кимеми. Күзне сак кына җылымса сөт белән юарга кирәк. Сөт йогышсызландыра, ялкынсынуны баса. Күз кабакларының шешенкелеген бетерү өчен, мамык тампоннарны сөттә чылатып, күзгә 5-10 минутка куеп торырга була. Чыганак: https://vk.com/id423820304
-
Татарстанның Питрәч районында коткаручылар 22 яшьлек егетне эзли
Коткаручылар Татарстанның Питрәч районында 22 яшьлек егетне эзли. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Егетнең югалуы турындагы хәбәр 112 экстрен хезмәте номерына 10 февральдә алынган. 33 яшьлек ир-ат аның курткасын һәм телефонын Мишә елгасы күперендә тапкан. Әйберләрнең 22 яшьлек...
-
Кан төркеме ни сөйли?
Гаҗәеп кызык фактлар бар: кан төркеменнән кешенең холкын, нинди ризык ашарга яравын, нинди чирләргә ничек каршы торырга мөмкин булуын әйтеп була. Америка натуропаты һәм диетологы Питер Д*Адамо: моннан 60 мең еллар элек адәмнәрнең каны төркемнәргә бүленмәгән, дигән нәтиҗә ясый. Аныңча, бу факт үз заманында кешелекнең табынында ризыклары бер үк төрле...
-
Чи ризык белән туклану
Табигый таләпләргә туры килгән рационда витаминнар һәм биологик актив матдәләр җитәрлек була, чөнки анда чи яшелчәләр, җиләк-җимеш, соклар һәм башкалар да каралган. Шунлыктан, бөтен азыкны чи килеш ашауның кирәге юк, әлбәттә. Ашарга яраклы булган барлык ризыклар да азык була ала. Кеше 600 төрле җимеш, 200 төр чикләвек, 300 гә якын...
-
Һинд чәен ничек үстерәләр
Хәзер сезгә шул сорауга җавап бирергә тырышырбыз. Иң әүвәл, әйдәгез, бергәләп дөньяда иң тәмле чәй җитештерелә торган җиргә - Һиндстанга, Непал чигендә урнашкан Дарджилинг шәһәренә сәяхәт ясап алыйк. Бәләкәй генә бу шәһәрчек таулар өстендә, диңгез өсте тигезлегеннән 2200 метр биеклектә урнашкан. Тау итәге буйлап чәй плантациясе җәелә. Дөньядагы иң яхшы...
-
Тирамису торты рецепты
Кирәк булачак: 1 стакан шикәр комы, 1 йомырка, 1 стакан сөт, 1 аш кашыгы он, 0,5 аш кашыгы крахмал, 200 г май. 420 г печенье, какао. Ясау тәртибе: Йомырка белән шикәр комын яхшылап миксер ярдәмендә болгатабыз. Сөт, он, крахмал салып, сүрән утка куябыз һәм каймак куелыгына кадәр пешереп алабыз. Килеп...
-
Зәйнәб Фәрхетдинова истәлекләре: «Әти әнине урлаган»
Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова истәлекләреннән өзекләр //Казан утлары// Балачак, туган як, әни… Юк, башта ӘНИ, аннары ТУГАН ЯК һәм БАЛАЧАК… Мин тәмле төшләр күреп йоклап ятам. Шулчак кемнеңдер җылы кулы минем чәчемнән сыйпап алды, аннары аркамнан сөйде. Әнием куллары! Меңнәр арасыннан да таныйм бит мин бу кулларны - бары...
-
2017 елда Татарстанда 350 сыер абзары ремонтланды
2017 елда Татарстанда сыер сарайларын, яшелчә складларын һәм машина-трактор паркларын капиталь ремонтлауга 1,9 миллиард сум акча бүленде. Бу эшләр 2014 елдан тормышка ашырылучы республика программасы кысаларында башкарылды. Аның буенча, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре чыгымнарының 30 проценты ТР бюджетыннан компенсацияләнә. Үткән вакыт эчендә әлеге программа 7,9 миллиард сум күләмендә финансланды. Бу акчалар...
-
Казанбаш мәктәбе директоры кулга алынган
Арча районы Казанбаш авылы мәктәбе директоры мәктәп укучылары агулану сәбәпле кулга алынган. Моңа кадәр ул үз гаебен танып тикшерү комитеты белән хезмәттәшлек итүгә риза булган иде. Җитәкче Россия Федерациясе Җинаять-процессуаль кодексының 91 нче маддәсе нигезендә кулга алынган. Гадәттән тыш хәл сәбәбе буларак норовирус инфекциясен атадылар. Чыганак: Татар Информ
-
ТОП 30: Татарның иң оста көрәшчеләре РЕЙТИНГЫ
Татарстанның көрәш федерациясе, 2017 елга нәтиҗәләр чыгарганда, көрәшчеләр рейтингын да булдырган. Беренче ике баскычны Илмир Төхвәтуллин белән Ренас Кәлимуллин алып тора. Унынчы урында - Ранис Галимуллин, ә Раил Нургалиев 20нче баскычта гына. Көрәшчеләр рейтингы Муса Җәлил, «минсельхоз», Татарстан һәм Россия чемпионатларының нәтиҗәләре буенча чыгарылган. Дөрес, бер караганда, Россия чемпионаты кирәк...