Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучыларыбыз иҗаты

Авыл Советы рөхсәтеннән башка үз бозавын чалып, 6 баласын үлемнән алып калган әби турында (БУЛГАН ХӘЛ)

Әйе, сугыш турында без кинолардан карап, өлкәннәр сөйләгәннәрдән чыгып кына беләбез. Минем дәү әбием, сугыш чыккач, алты кыз бала белән тол калган. Дәү бабам Галимулла сугышка киткәндә, әбием Әлфинур бер айлык сабый бала булып калган, чөнки ул иң кечесе. Дәү бабам сугышка китәр алдыннан гына янгын чыгып, йорт-җирсез калган гаиләсен...

Әйе, сугыш турында без кинолардан карап, өлкәннәр сөйләгәннәрдән чыгып кына беләбез. Минем дәү әбием, сугыш чыккач, алты кыз бала белән тол калган. Дәү бабам Галимулла сугышка киткәндә, әбием Әлфинур бер айлык сабый бала булып калган, чөнки ул иң кечесе. Дәү бабам сугышка китәр алдыннан гына янгын чыгып, йорт-җирсез калган гаиләсен дәү бабам берәүләрнең мал өен алып, җиде җанны шунда урнаштырып киткән."Өйдә бер пешерерлек оның һәм биш-алты бәрәңгең булсын иде дә, ирең гел сугышка китсен иде әле ," - дип әйтә торган булган әбием.

Ачлык, ялангачлык белән булса да, әбием кызларын берүзе тәрбияләп үстергән, кеше иткән. Берсе дә үлмәгән, балалар йортына да тапшырмаган, тырышкан-тырмашкан. Бер көн колхоз эшеннән калмаган, сыерын асраган. Маен, итен салым итеп дәүләткә тапшырган , катыгы белән балаларны туендырган. Әбием әйтүенчә, ул заманнарда бер генә үлән дә аларның авызына кермичә калмаган, шуңа күрә алар җәйне түземсезлек белән көткәннәр. Арыш башы өлгергәч аяклы - куллы балалар әниләренә ияреп басуга барганнар, чи бөртекләрне уып ашый торган булганнар.

Бервакыт ачлыктан дәү әбиемнең алты баласы да шешенеп авырый башлаганнар. Ул бик тәвәккәл кеше булган. Күршедә яшәүче Сәмигулла бабайга төнлә урлап бозавын суйдырган. Күршесе ышанычлы булган, күрәсең. Чөнки ул заманнарда авыл Советы рөхсәтеннән башка үз малыңны сую да тыелган, чөнки салым түлисе бар. Өстәгеләргә "бозавым үлде " дип хәбәр иткән. Иртән балаларга шулпа пешереп ашаткан, шуннан соң кызлар тернәкләнеп киткән. Балаларының: «Әни каян ит алдың?» - дигән сорауларына базардан дип җавап биргән. Ә калган итне базарга алып чыгып сатып, он һәм бәрәңге алып кайткан. Шулай итеп, балаларын ачлык тырнагыннан йолып алган. Әйе, күп авырлыклар күргән, яшьли тол калган дәү әбием дә, ачлы - туклы гомер иткән әбием дә инде гүр ияләре. Ләкин алар беркайчан да зарланмадылар, беркемнән дә ярдәм сорамадылар, сабыр гына гомер иттеләр. Чөнки ятим калган 41 нче ел балаларына да, ирләре сугышта үлгән толларга да дәүләттән бернинди дә ярдәм каралмаган. Йөрәк сыкрый, күңел рәнҗи. Сугыш афәте аркасында балачакларыннан мәхрүм булганнар да инде җирдә аз калып бара. Әбиләремә булмады инде , ичмасам, исән калганнарны, соңга калмыйча, искә аласы , хөрмәтлисе иде...

Азалия Заһидуллина, Баландыш төп мәктәбенең6нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X