Матур, тыныч, сабыр булыйк!
Хатын-кызлар,
матур булыйк,
Ирләребез гел яратсын.
Уңга-сулга карамыйча,
Туры юлдан өйгә кайтсын.
Хатын-кызлар,
тыныч булыйк,
Ирләребез терәк безгә.
Ата-бабалардан калган
Каршы әйтмәү һәрбер сүзгә.
Хатын-кызлар,
сабыр булыйк,
Бу сабырлык кайтыр кире.
Зарланмыйча, түзем
булсак,
Хатыннарның булыр ире.
Хатын-кызлар,
чиста булыйк,
Шулай куша безгә Коръән
Битебезне генә...