Баландыш төп мәктәбе укучыларының Габдулла Тукай турында язган инша һәм шигырьләре
Яз җиттеме, без Тукай белән рухланып аңа табынып яши башлыйбыз. Табигый ки, чөнки аны безгә язлар алып килгән, язлар алып киткән. Үзенең әз генә ятим һәм бәхетсез гомерендә дә ул халыкчан, үлемсез һәм бәяләп бетергесез зур иҗатын калдырган. Шуңа да без аны олылап искә алып, бу көннәрдә мәйданнарга чыгабыз, һәйкәленә...
Яз җиттеме, без Тукай белән рухланып аңа табынып яши башлыйбыз. Табигый ки, чөнки аны безгә язлар алып килгән, язлар алып киткән. Үзенең әз генә ятим һәм бәхетсез гомерендә дә ул халыкчан, үлемсез һәм бәяләп бетергесез зур иҗатын калдырган. Шуңа да без аны олылап искә алып, бу көннәрдә мәйданнарга чыгабыз, һәйкәленә чәчәкләр салабыз, каберен зиярат кылабыз, аңа багышлап шигырь-хикәяләр язабыз. Баландыш төп мәктәбе укучылары да безгә аның турында шигырьләр, иншалар язып җибәргән. Хөрмәтле укучылар, бәйрәм күчтәнәче итеп, Баландыш төп мәктәбе укучыларының һәм шигъри җанлы авторларыбызның иҗат җимешләрен тәкъдим итәбез.
Без - Тукай оныклары!
Җырлап торам,торган
җирем тар булса да,
Курыкмыйм, сөйгән халкым бу татар булса да.
(Габдулла Тукай. "Бер татар шагыйренең сүзләре")
Гасырлар узгач та, исеме онытылмаган шәхесләр сирәк.Нинди генә чорлар булмасын,тормыш ничек кенә үзгәрсә дә, үз милләте, теле, халкы өчен җан аткан кешеләр беркайчан да онытылмый.Татар халкын башка милләтләр белән тиң күрергә теләгән кешеләр арасында, әлбәттә, Габдулла Тукай да бар.Татар әдәбиятының чишмә башы -Тукай иҗаты. Ул - халык улы. Габдулла Тукай - татар әдәбиятының күренекле шагыйре, әкиятчесе, журналисты. Үзенең зирәклеге, тирән фикерләве, фәлсәфи карашы белән аерылып торган шәхес.
Күңел берлән сөям бәхтен татарның,
Күрергә җанлылык вакытын татарның.
Татар бәхте өчен мин җан атамын:
Татар бит мин,үзем дә татармын, - дип язды ул "Үз-үземә" дигән шигырендә.
Үзе яшәгән елларны Тукай бер генә игътибарны җәлеп итә торган вакыйгага да битараф калмый. Ул курыкмый, түрәләргә тел-теш тидерүдән дә курыкмый. Тукай милләтебезнең кол булып яшәвенә хурлана, аның бәхетле итеп күрергә тели.
Кайчан соң, и фәкыйрь милләт бәһарең!
Кайчан китәр кичең, килер кәһарең, - дип ачына ул "Көз" әсәрендә.
Әйе, бүген татар халкына Тукаебыз кыюлыгы, гаделлеге, фидакарьлеге җитми! Ә бит Тукай халык үзенең бәхетен, тату, дус булганда, бер максатка бердәм генә барганда таба алачагын күрсәтте! Нишләп соң без үз телебезне яклап, Тукай кебек батырлыклар эшләргә ашкынмыйбыз? Нишләп соң без җаваплылыктан качабыз?
Тукай бит үз бәхетен тулаем милләт бәхете белән тәэмин ителә дип инанды. Бу аның халык белән үзен бербөтен итеп каравы иде. Ул татарның бетүенә, җәберләнеп яшәвенә ихлас әрнеде. Тукай үзенең "Милләткә" шигырендә:
Бар уем кичен-көндез сезнең хакта милләтем,
Саулыгың-минем саулык, авыруың-минем авыруым.
Әйе, Тукай, чынлап та, татар бәхете өчен, милләт язмышы өчен җан аткан шагыйрь, көрәшче шагыйрь, милли шагыйрь. Ул-безнең горурлыгыбыз, илһам чишмәбез. Без - бүгенге буын - аның дәвамчылары, Тукай оныклары, аның юлын дәвам иттерүчеләр, туган телне саклаучы һәм яклаучылар...
Алисә Шакирова, 6нчы сыйныф укучысы.
Тукай иҗаты үлемсез!
Габдулла Тукай - үзенең шигырьләре белән кешеләрне таң калдырган шагыйрь. Аның шигырьләрен балалар да, олылар да бик яратып укый. Без балачактан ук Габдулла Тукайның шигырьләрен укып, ятлап үсәбез. "Туган тел" шигыре белән телебез ачыла,аның бишек җырлары кечкенәдән күңелебезгә үтеп керә. «Бала белән күбәләк» не яратабыз, инде үсә төшкәч, "Акбай"ны сөйлибез. "Шүрәле"се белән җенләнәбез. «Су анасы» төшләргә кереп йөдәтә. Бу нилектән шулай икән? Минемчә, Тукайның гади һәм сабыр булуында, кешеләргә ачу-нәфрәт сакламаска өйрәтүендәдер. Аның күңеле - нәкъ безнең сабыйлар күңеле төсле.Үзенең уй-фикерләрен, теләкләрен ул шигырь юлларына тезә. Шул шигырьләр безне эшкә өнди, эш беткәч уйнарга өйрәтә.
Миңа Тукайның шигырьләре бик ошый. Алар мине канатландыра һәм татар әдәбиятына, халкыма мәхәббәт уята.
Быел Тукайның тууына 130 ел тула. Аның исемен мәңгеләштерү максатыннан, яңа һәйкәлләр куела, мәктәпләрдә кызыклы чаралар уза, музейлар яңартыла, күргәзмәләр ачыла.
Тукай исеме Татарстан чикләрен үтеп, чит шәһәрләрдә дә горур яңгырый, дөнья буйлап "Тукай" корабы йөзә. Тукай - халыкның йөрәк тибеше. Аның иҗаты үлемсез!
Резеда Йосыпова, Баландыш төп мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы.
Шигърияткә изге юл ачкан
Халык җырлары-халкымыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер...
Г.Тукай.
Халкым җырларына
бәһа биреп,
Энҗе якутлар дип
көйләдең.
Бабаларның җәүһәр
мирасларын
Раушан көзгесенә
тиңләдең.
Халкым җырларына
мәхәббәтең,
Туган телгә сөю
уяткан.
Әдәбиятның кайнар
чишмә башы-
Шигърияткә изге юл
ачкан...
Азалия Заһидуллина,
5 нче сыйныф
укучысы
Туган телем
Туган телем - назлы
гөлем,
Минем алтын
бишегем.
Туган телем ачты миңа
Гыйлем - белем
ишеген.
Туган телдә
аңлашабыз,
Шатлык та ул, сөенеч.
Тел белмәгән һәрбер
бала
Милләт өчен көенеч.
Туган телем - изге тел
ул,
Аны белү бик кирәк;
Туган телне
кадерләсәк,
Тормышта булыр
терәк.
Назлыгөл
Гайнетдинова,
1 нче сыйныф
укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев