Бөек Ватан сугышы ветераны Бәдриев Хәниф бабай: “Һавадан күреп бомбага тотмасыннар өчен, күбрәк төнлә хәрәкәт итә идек,”- дип сөйли торган булган
Күкләребез аяз булсын, Сугыш уты янмасын. Әби-бабайлар язмышын Без күрергә язмасын. Гөлфия Гыйниятуллина. Бөек Ватан сугышының тынганына 71 ел вакыт үтте. Мин үзем дә, әти-әнием дә, әби-бабамнар да сугыш чорын күрмәдек. Бу көннәр турында без ишетеп кенә беләбез. Рәхимсез сугыш сөйләп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Япь-яшь егетләр, кызлар, туган җирләрен саклау...
Күкләребез аяз булсын,
Сугыш уты янмасын.
Әби-бабайлар язмышын
Без күрергә язмасын.
Гөлфия Гыйниятуллина.
Бөек Ватан сугышының тынганына 71 ел вакыт үтте. Мин үзем дә, әти-әнием дә, әби-бабамнар да сугыш чорын күрмәдек. Бу көннәр турында без ишетеп кенә беләбез. Рәхимсез сугыш сөйләп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Япь-яшь егетләр, кызлар, туган җирләрен саклау өчен фронтка китәләр.Сугыш дип әйтүгә, минем күз алдыма җимерелгән йортлар, урамнар килеп баса. Сугыш турында мин төрле китаплар укып, кинофильмнар карап, ветераннар белән очрашып кына күз алдына китерәм.
Шушы олы бәйрәм каршылар алдыннан, мин дә үземнең карт бабам турында язар идем. Мин аның үзен белмим һәм бабам - Бәдриев Хатиф Хәниф улы сөйләгәннәргә таянып язам. Алар икесе дә гүр иясе инде. Бу хикәям алар рухына дога булып барып ирешсен.
Бәдриев Хәниф Бәдриевич... Аның исемен ишеткәч, минем әти-әнием, әби-бабам һәм мин үзем дә горурлык хисләре белән яшибез. Без - яшь буын - бабаларыбыз батырлыгын онытырга тиеш түгел. Безнең бүгенге рәхәт тормышыбызда аларның өлеше зур. Минем карт бабам 1911 елның 12 февралендә Иске Җөри авылында урта хәлле крестьян семьясында туа. Утлар, сулар кичкән ветеран ул. Яшьтән үк крестьян һәм эшче авырлыгын күреп үсә. 1929-1933 елларда Донецк шахталарында күмер чаба, аннан соң Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. 1941 елның июль аенда, үз теләге белән, 7 авылдашы белән берлектә, Ватанны сакларга китә. Сугышка киткәндә аңа утыз яшь була. Ул сугыш елларын 47 нче гвардия дивизиясе составында, 560- санитар батальонда уза. Башта Мәскәү өлкәсендә, аннан Ленинград фронтында хезмәт итә. Ленинградны азат итүдә катнаша һәм "За освобождение Ленинграда" дигән медаль белән бүләкләнә.
Шулай ук Одесса, Варшава шәһәрләрен азат итүдә дә катнаша. Һәм менә шушынды й рәхмәт хатлары аның туган якларына кайта. Сугышчан дуслары белән ул Берлинга кадәр барып җитә. " Һавадан күреп бомбага тотмасыннар өчен, күбрәк төнлә хәрәкәт итә идек,"- дип сөйли торган булган ул үзе.
1945 елның сентябрендә, Бөек Ватан сугышыннан кайтканнан соң, аны колхоз председателе итеп сайлыйлар һәм 1965 елның февраленә кадәр, пенсиягә киткәнче, Муса Җәлил исемендәге колхоз председателе булып эшли. Тормыш иптәше Гайшәбикә белән ике малай үстерәләр. Ә Гайшәбикә әбинең үзенең өч абыйсы сугыш кырларында ятып кала. Эшләү дәверендә карт бабам алдынгы алымнарга таянып игенчелек һәм терлекчелектә зур уңышларга ирешә. Хәниф бабай Бәдриевкә Татарстан АССР Верховный Советында депутат буларак Республикада һәм районда үткәрелгән җыелышларда катнашып, күп кенә чыгышлар ясарга туры килә. Карачтау авылында куян фермасы булдырып район үсешенә зур өлеш кертә. 1951-1963 елларда Татарстан АССР Верховный Советына депутат итеп сайлана. 1959 елның язында Иске Җөри урта мәктәбе бинасы төзелә башлый.
Менә бүген мин кулыма яңадан карт бабамның орден-медальләрен алдым. Аларны бик җентекләп карап утыра. Хәниф бабай Бәдриев Ватан алдындагы хезмәтләре өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән булган. Ил алдындагы батырлыклары өчен ул төрле медальләр белән бүләкләнә: " За оборону Москвы", " За освобождение Ленинграда", За освобождение Одессы", За освобождение Варшавы", За отвагу", "За победу над Германией в Великой Отечественной войне 1944-1945гг.", "За взятие Берлина", "За долголетний добросовестный труд".
Кайда гына эшләсәләр дә, кайда гына булсалар да, безнең бабайларыбыз үзләрен бары тик яхшы яктан гына күрсәткәннәр. Хәзерге вакытта карт бабамның кадерле истәлекләре булып, шкафта орден-медальләре генә саклана. Аларның һәрберсендә сагыш, ачы күз яшьләре.
9 май илебезгә шатлык алып килгән көн. Без ел саен бу көнне, Бөек Җиңүгә багышланган, митингка барабыз. Күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен, рәхмәт әйтәсе һәм чал чәчләреннән сыйпыйсы килә. Ирексездән тамган күз яшьләрен дә тыеп булмый аларны күргәч.
Сугышлар беркайчан да булмасын иде. Мин сугыш булуын теләмим. Дөньялар тыныч, күгебез һәрвакыт аяз булсын иде .
PS. Бу хикәямне язган интернеттагы төрле сайтларга мөрәҗәгать иттем. Һәм менә мондый мәгълүматка тап булдым.
Бәдриев Ислам. Иске Җөри урта мәктәбе. 3 сыйныф укучысы.
Җитәкчесе: Бәдриева Наилә Ринат кызы. Иске Җөри урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев