Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучыларыбыз иҗаты

Чәчләргә чал төшсә дә...

Ул туганнан күпме еллар үткән, 80 ел - ул яши дөньяда. Матур үзе, җыерчыклы йөзле, Чәчләре чал, ап-ак булса да. Әйе, Рузалия апаның тормыш юлы җиңел генә үтмәгән. Әнисе Разыя апа тормыш иптәше Габдулла абый белән өйләнешкәч, Свердловск шәһәренә китәләр. Әмма Разия апа авылны сагынуына түзә алмыйча, тормыш иптәшеннән йөкле...

Ул туганнан күпме

еллар үткән,

80 ел - ул яши дөньяда.

Матур үзе, җыерчыклы

йөзле,

Чәчләре чал, ап-ак

булса да.

Әйе, Рузалия апаның тормыш юлы җиңел генә үтмәгән. Әнисе Разыя апа тормыш иптәше Габдулла абый белән өйләнешкәч, Свердловск шәһәренә китәләр. Әмма Разия апа авылны сагынуына түзә алмыйча, тормыш иптәшеннән йөкле килеш аерылып, авылга кайта. 1937нче елның 28 маенда Саба районы Түбән Саурыш авылында якты дөньяга аваз салучы бу кыз балага әнисе яратып Рузалия дип исем куша. Ул ялгызы гына кызын тәрбияләп үстерә. Язмыш аңа рәхимсез була. Әтисенең йөзен дә күрмәгән, аның күзләренә карап бер генә мәртәбә «әти» дип дәшә алмаган балага бик авыр була. Аның да башка иптәшләре кебек әтисенең тезләренә утырып, аның кочагына сыенасы, иркәләнәсе килгәндер, ә ачы язмыш аны бу бәхетле мизгелдән читкә этәреп, ата назыннан мәхрүм иткән, җитмәсә аның үсмер, сабый чагы сугыш чорларына, сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Рузалия апага сабый вакытыннан ук ачы язмышның күпме угы атылган. Рузалия апа, әтисенең башка монда әйләнеп кайтмаячагын сизенепме, әнисенең кочагына сыена. Бөтен тормышның ачылыгы тол калган әнисенең һәм үзенең җилкәсенә төшкәнен бөтен йөрәге белән тойган күрәсең. Сабыйлыктан һич тә аерылырга теләмәгән Рузалия апага бик яшьләй нужа камытын кияргә туры килә, ләкин балалык үзенекен итә. Ялан тәпиләре белән тәүге тапкыр баскан үләннәр, Түбән Саурыш авылының баткаклы-бакалы күлендә, Мишәсендә су коенып, Киндер һәм Камай суларын эчеп, кызарып чыгып кына килгән атлыклар, какы, әнис, кузгалак, кәҗә сакаллары ашап, болынында иртә яздан яланаяк сулар ерып, чишмәләрдән су китереп, кычыткан, балтырган ашлары ашап, нык таза булып үскән ул. Менә шушы витаминнар белән туклану нәтиҗәсендә бүген аңа 80 яшь. Ә болар аның күңелендә мәңге җуелмас хатирәләр булып истә калганнар. 8 яшендә Түбән Саурыш башлангыч мәктәбенең 1нче сыйныфына укырга керә. 1952нче елны Төбәк җидееллык мәктәбен тәмамлый. Аның җидееллык белем белән генә каласы килмичә, иптәш кызы Миннегөл белән Сабага укырга китә. Анда сигезъеллык белем алганнан соң Төбәк авылына почта бүлеге мөдире булып эшкә кайта. Яшь кызны шәһәр тормышы кызыксындыра, ул 1954нче елда Свердловск шәһәренә китеп, металлургия заводына эшкә урнаша. Анда 6 ел эшли һәм үзенең мәхәббәтен дә шунда очрата. Маннур исемле егеткә тормышка чыга. Анда яшәгәндә ике балалары, мәхәббәт җимешләре - Равил белән Камил туа. Авылда әнисе ялгыз булганлыктан, әнисен тәрбияләргә дип Рузалия апа гаиләсе белән авылга күченеп кайта. 1961нче елда Рузалия апа һич тә икеләнмичә авыл клубына мөдир булып эшкә урнаша. Анда матур гына эшли башлый.

Көчең арткан, сулышың

иркенәйгән,

Авыл буйларыннан

йөргәндә.

Син кайткансың туган

авылыңа,

Йөрәгеңә якын булганга.

Рузалия апаларның авылга кайткач тагын ике мәхәббәт җимеше: кызы - Гөлүзә һәм төпчек улы - Рамил туа. Рамиленә 1 яшь тә 2 айлык вакытында тормыш иптәше Маннур абый бераз акча эшләп кайтам дип, 1968нче елда 4 нарасыен һәм тормыш иптәше Рузалия апаны калдырып, читкә чыгып китә. Шул китүдән аның бер хәбәре дә килми - юкка чыга. Әйе, әнисе язмышы Рузалия апага да күчә. Ул 4 бала белән тол кала. Ялгыз кешегә тормыш бик авыр, мондый ачы язмышларны үз башыннан кичкән кеше генә аңлый ала. Әмма язмыш аны гомерлек иптәшеннән аерса да, ул бернинди авырлыклар алдында да бөгелеп төшми, 4 баласын аякка бастырып, тәрбияләп үстерә. Ә гомернең нинди генә көннәре булмагандыр. Борчу-мәшәкатьләр, йокысыз төннәр, тынгысыз көннәр, әмма ләкин Рузалия апа бернинди авырлыклардан да, каршылыклардан да куркып калмый. Елдан-ел тәҗрибә туплый, матур нәтиҗәләргә ирешә, алдынгы урыннарны яулап эшли. Аның турында яшьләребез: ул безнең чын остазыбыз - "Мәдәният илһамчыбыз" диләр. Үзенең намуслы, тырыш хезмәте өчен күп бүләкләргә ия була.

Хезмәт кенә бәхет бирә,

Юмарт ул бүләкләргә.

Хезмәт кенә канат куя

Безнең зур теләкләргә.

Әйе, хезмәт ул күпкырлы. Рухи чыганакларын әйтеп бетергесез. Күңел куеп, үз эшен яратып башкарган һәркемгә ул иртәме, соңмы рәхмәт булып кайта. Мәдәният тормышының бөтен нечкәлекләрен үзләштергән, хезмәтенә тугрылыклы булган, район буенча авыл клублары арасында гел алдынгы урыннарны алып эшләгән, рәсеме Мактау такталарыннан төшмәгән безнең юбилярыбыз Рузалия апа үзенең туган авылы турында болай ди:

Таң аттырган назлы

җилкәй генәм,

Җисемеңдә синең

исемең.

Түбән Саурышкаем,

синдә үскәнмен мин,

Синдә булган назлы

бишегем.

Төрле яктан, төрле

җилләр исте,

Ә шулай да гамьсез

үтте синдә балачак.

Саурышкаем, синең

матур табигатең,

клуб юлың

Күз алдымда һәрчак

торачак.

Әйе, эш дәверендә ул агитатор буларак басуларда механизаторлар янында да, фермада терлекчеләр янында да булгандыр. Йөргән юллары, һәр сукмагы аның күңел түренә урнашкандыр.

Кичә бик матур, җанлы, күңелле үтте. Кичәдә катнашкан һәркемнең күңелендә бу мизгелләр озак сакланыр.

Кичәдә муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсанов, «Ак Барс Банк»ның Теләчедәге өстәмә офисы директоры Фидәил Мортазин һәм башка бик күп кунаклар, үзешчән артистлар катнашты һәм котлады.

Рәкыя Галимова.

Олы Мишә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев