Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучыларыбыз иҗаты

Наилә Исмәгыйлеваның иҗат җимешләре

Уйланыйк әле Өйләр дә киң, аптырыйм мин Нигә күңел тарая? Әби-бабай тәрбиясе Китеп югала кая? Әллә әби-бабайлар да Интернетка чумганмы? Гамебез җансыз әйбердә, Шуңа күңел туңганмы? Хәзер әби-бабайлар да Современный шул инде. Әбиләр кыска итәктән, Бабайлар шортик киде. Элеккеге өлкәннәр күк Яхшы киңәш бирмиләр, Үзләренең акылы юк, Ә яшьләрне тиргиләр....

Уйланыйк әле

Өйләр дә киң, аптырыйм мин

Нигә күңел тарая?

Әби-бабай тәрбиясе

Китеп югала кая?

Әллә әби-бабайлар да

Интернетка чумганмы?

Гамебез җансыз әйбердә,

Шуңа күңел туңганмы?

Хәзер әби-бабайлар да

Современный шул инде.

Әбиләр кыска итәктән,

Бабайлар шортик киде.

Элеккеге өлкәннәр күк

Яхшы киңәш бирмиләр,

Үзләренең акылы юк,

Ә яшьләрне тиргиләр.

Әбиләр йөри чит илдә,

Оныкларга вакыт юк.

Пенсияләр нәрсә өчен,

Өсләр бөтен, тамак тук.

Туктагыз әле, җәмәгать,

Барабыз соң без кая?..

Бездән оныкларыбызга

Нинди тәрбия кала?

Элеккеге әби-бабай

Тапкан бит вакыт безгә.

Бәлки җавап таба алырбыз,

Уйланыйк әле без дә...

***

Уем белән яшьлегемдә

Уем белән тиз арада

Барам әллә кайларга.

Шул арада җәһәт кенә

Менеп төшәм айга да.

Кайтып киләм яшьлегемә,

Чыгам кичке уенга.

Яшьлектәге онытылмый,

Бар нәрсә дә уемда.

Балачак гел күз алдында -

Көне буе урамда.

Рәхәт вакытларыбыз булган,

Күңелләр гел уйнауда.

Әбиләр капка төбендә,

Күзләре яшьле нидән?

Уйларында минем кебек

Яшьлеккә кайттымы икән?

***

Яратмасаң өрәсең.

Яратсаң, түзәсең икән...

Яратмасаң, өрәсең.

Әллә нинди кирәкмәгән

Нәрсәләрне күрәсең.

Күбрәк матурлыкны күрик,

Түгел бит дөньялар тар.

Бик күп өргәләп яшәсәң,

Эткә дә әверелүең бар.

Өргән кеше матур түгел,

Көлгәнгә карау рәхәт.

Шулай булгач, өреп түгел

Көлеп яшик, җәмәгать.

Наилә Исмәгыйлева. Теләче авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев