Теләче Информ

Укучыларыбыз иҗаты: "Ачлыктан болын коткарды"

Илебез тарихында мәңгегә күңелләребездә уелып калган героик һәм шул ук вакытта фаҗигале бер чор бар. Ул 1941нче елның 22 июненнән алып, 1945нче елның 9 маена кадәр дәвам итә. Берәүгә дә сер түгел, сугыш кырында ир-атларыбыз Җиңү өчен дип, дошман белән сугышта башын салса, тылда фронт өчен дип, ачлыктан-ялангачлыктан хатын-кызларыбыз, бала-чагалар...

Илебез тарихында мәңгегә күңелләребездә уелып калган героик һәм шул ук вакытта фаҗигале бер чор бар. Ул 1941нче елның 22 июненнән алып, 1945нче елның 9 маена кадәр дәвам итә. Берәүгә дә сер түгел, сугыш кырында ир-атларыбыз Җиңү өчен дип, дошман белән сугышта башын салса, тылда фронт өчен дип, ачлыктан-ялангачлыктан хатын-кызларыбыз, бала-чагалар күпләп үлә. Җирнең бөтенлеген саклап калу, илебезне коллыктан коткару, аның бәйсезлеге өчен көрәш бар халыкны дошманга каршы берләштерә. Халкыбызның киләчәген, язмышын кайгырту төп бурычларның берсенә әверелә. Алны-ялны белми эшләгән хатын-кызларыбыз, бала-чагалар да дошманга каршы сугыша. Әйе, сугыша! Мылтык урынына, кулларына кәкре урак, сәнәк, көрәк тотып... Бик күпләре ачлыктан-хәерчелектән шешенсәләр дә, "Җиңү өчен! Фронт өчен", - дип, бар булганын яу кырына юллый. Ә үзләре җан асрау хисабына, бер телем каткан сохарига да шатлана. Уйласаң, чыннан да уйланырлык. Ул чорда тылдагылар да ни генә күрмәгәннәр бит. Бигрәк тә шул чор балалары кызганыч. Сугыш аларны ата-ана назыннан, балачак мизгелләреннән мәхрүм иткән. Балачак, үсмер елларында сагынып искә алырдай хәтирәләре бармы икән аларның? Булса да, бик сирәктер...

Язмамның герое, әбием Зөләйха да сугыш чоры баласы. Ул 1928 елнын 5 мартында Саба районы Елыш авылында, Сафин Миннегаяз гаиләсендә 4 балалы гаиләдә, 3нчеләре игезәк сыңары булып дөньяга килә. Беренче тапкыр биредә әнкәсенең күкрәк сөте белән авызлана, тәүге тапкыр тәпи китә, үсеп буйга җитә… Аңа сугышның ачлыгын да, хәерчелеген дә күреп үсәргә туры килә. Аякларына чабата киеп, балалык бәхетен татый алмыйча үскән балалар алар. Әтиләре сугышка киткән гаилә өстенә, ачлыгы да, ялангачлыгы да төшә.

8 сыйныф белем туплаганнан соң, укуын дәвам итәргә насыйп булмый аңа. Сугыш башланган дигән хәбәр бөтен кешенең дә язмышын кискен үзгәртә. Зөләйха да колхозга эшкә чыга. Сарык фермасында тырыш хезмәт куя ул. Урак өсләрендә кырга да чыга, бар да җиңү, бар да фронт өчен дип көчен кызганмый эшли. Олылар белән рәткә басып урагын да ура, печәнен дә чаба, урманга утын төяргә дә йөри. Нинди генә эшкә алынса да, сынатмый ул. Шул елларда балчыктан йортлар, малларга фермалар, тораклар сала башлыйлар. Салкын су белән кызыл балчыкны таптап торырга янәдән яшьләргә кушыла. Гадәти көннәрнең берендә аягына күгәргән кадак кереп, әздән генә аяксыз калмый ул... Шулай булса да, авыруга сабышып ятарга теләми, иптәшләреннән калышмыйм дип, тагы да тырышыбрак эшли башлый.

"Тулы тормыш белән яшәргә тырыштык, - дип сөйләгәне бүген дә истә аның. - Әниебез дә, без балаларны ашату өчен керфек тә какмый торган иде. Үзебез дә кул астындагы балалар. Колхозга таң белән чыгып китәбез дә, эңгер-меңгердә кайта торган идек. Ул черек бәрәңгене киптереп крахмал әзерләү дисеңме, җәен-көзен табигать биргән нигъмәтләрне җыеп киптереп кышка хәстәрләнү... Ашап карамаган үлән калдымы икән ул чорда? Бик күпләрне ачлыктан табигать үзе коткарып калды да инде. Үлән чыга башлау белән, кар күмеп киткәнче болын тукландырды безне. Җиләк-җимеше, яшелчә, үләннәре, көзен чикләвеге дисеңме... Берәүне дә читтә калдырмады бу сугыш. Авылда ничә гаилә булса, шуның кадәр китап язарлык тарих. Күршебездә генә дә ачлыктан шешенеп бер-бер артлы ике бала үлде. Бергә уйнап йөргән иптәшләребез бит. Мескен әнкәйләренең өзгәләнгәне бүгенгедәй хәтеремдә. Колхоз эшеннән кайтып керә алмаган ананың, шулай итеп бер баласы гына исән калды...".

Яшьлегеңдә берәр сагынып искә ала торган чорың бармы дигән соравыма, ул: "Сагынырлык бер генә мизгелне дә хәтерләмим,- дип, моңсуланып ала торган иде. - Шул вакытта күңелле, рәхәт иде дип тә әйтә алмыйм. Сугыш башланганда 13 яшем дә тулырга өлгермәгән кыз бала. Ачлык-хәерчелек җелеккә үткән ул елларда. Әле шуның өстенә бер чорны бөтен авылыбызны бет басты. Кемнең генә баштан бет чүпләрлек вакыты булган диген инде син. Үземнең башымны мичкә ышкып утырганымны һич онытасым юк. Чырт-чырт килеп кенә тора. Кыш көннәре салкын булмасын дип, әтинен сарык тиресеннән тектерткән тунын ябынып йоклыйбыз. Бер мәл аны ачып карасак, йон арасы тулы бет, кибәк. "Беткә үч итеп, тунны яктым",- диярсең. Ул вакытта ничек бетергәнбездер инде, анысын хәзер төгәл генә хәтерләмим дә", - дип искә ала торган иде ул. Зөләйха әбинең үлгәненә шактый еллар узса да, аның күргән авырлыкларын сөйләгәндәге моңсу күзләрен һич онытасым юк.

Чыннан да, сугыш берәүне дә кызганмый. Ир-атларны да, яшьләре тулыр-тулмас яу кырына киткән егетләрне дә... Бар да туган ил өчен, якыннарының тыныч тормышы өчен соңгы тамчы канга кадәр сугыша. Түзгән, бирешмәгән безнең бабаларыбыз! Шулай ук, тылда калган хатын-кызларыбыз да сабыр иткән, сынмаган-сыгылмаган. Үзләрен аямыйча безгә Җиңү алып килгәннәр!

Сугышның кечкенәсе, йә булмаса зурысы булмый. Сугыш төпсез кое сыман бер туктаусыз корбаннар сорап тора. Шуңа күрә дә илләребез тыныч, имин булсын иде, дип теләк телик!

Нурия Бәширова.

Олы Мишә авылы.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: