Укучыларыбыз иҗаты: Аянычлы демографик хәл
Имин дөньяда яшәсәк тә, бүген илебездә үлүчеләр саны артып киткән. Күп кенә илләрдә бу мәсьәлә җитди проблемага әйләнеп, тиз арада чаралар күреп, хәл итүне таләп итә. Көчле икътисадка ия илләр, барлык чараларны да күрергә омтылып, үз халыкларын бар нәрсә белән дә тәэмин итәргә тырышалар. Бу юнәлештән тайпылмау өчен һәр дәүләт...
Имин дөньяда яшәсәк тә, бүген илебездә үлүчеләр саны артып киткән. Күп кенә илләрдә бу мәсьәлә җитди проблемага әйләнеп, тиз арада чаралар күреп, хәл итүне таләп итә.
Көчле икътисадка ия илләр, барлык чараларны да күрергә омтылып, үз халыкларын бар нәрсә белән дә тәэмин итәргә тырышалар. Бу юнәлештән тайпылмау өчен һәр дәүләт тормыш сыйфатын яхшырту программалары өстендә эш алып барырга мәҗбүр. Әлбәттә, бу программалар нигезендә халыкны төрле социаль түләүләр, алга киткән медицина, яхшы дәрәҗәле уку йортлары белән тәэмин итү элементлары ята. Хакимиятнең халык яшәеше буенча алып барган актив яки пассив роле илнең демографик күрсәткечләренә төп нигез булып тора.
Бүген илебездә, кызганычка каршы, халык санының елдан-ел кимүе күзәтелә. 1992-2013 еллар аралыгында Россия 13 миллион кешесен югалткан. Росстат сайтындагы бастырылган документлар буенча, 2017нче елның 1 июненә Россиянең кеше саны 146,8 миллион тәшкил итә. Бу сан ел башындагы күрсәткечтән 31 меңгә азрак. Узган елның шул ук чор күрсәткечләре белән чагыштырганда, Россиядә туу белән үлем саннарының кыскаруын күзәтергә мөмкин. Әмма барыбер үлүчеләр саны туучылар саныннан 1, 2 тапкырга артып китә, ә аерым төбәкләрдә бу сан хәтта тиешле нормадан күбрәк. Россия гражданнарының фани дөнья белән хушлашуларының төп сәбәбе - кан әйләнеше системасы авырулары. Икенче урында - онкология.
Хәзер илебездә демократик режим идарә итә. Бу исә, халык хакимиятнең бердәнбер легитим чыганагы булуын аңлата. Димәк, хакимият барлык көчен халыкка нәтиҗәле һәм имин тормыш шартлары тудыру максатына юнәлтергә тиеш. Шуңа да карамастан, илебез халкы нигә елдан-ел кырыла? Нигә хакимият бу җитди проблеманы хәл итүгә бармак аша карый? Кызганычка каршы, бу сораулар бүген риторик рәвештә яңгырыйлар.
Җитди мәсьәләне җиңеләйтү өчен хөкүмәт кайбер чараларны тормышка ашырырга тиеш. Тарих демографик хәлне яхшыртуга юнәлдерелгән гаилә сәясәтенең уңышын әледән-әле исбатлый. Үз вакытында шушы мәсьәләне хәл итү үрнәген Көнчыгыш Европа илләре, Польша һәм Румыния үз тәҗрибәләрендә күрсәттеләр. Узган гасырның җитмешенче еллар ахырында әлеге илләрнең хөкүмәтләре якын арада демографик кимү янаганын аңлаганнар. Нәтиҗәдә, ана һәм гаилә институтын икътисадый стимуллаштыру чараларын күрү кыска вакыт эчендә туучылар санын 30% арттыруга китергән.
Дөнья картасына күз салып, Польша һәм Румыния илләреннән югарырак сикерсәк, Скандинавиянең Норвегия иленә тап булабыз. 1990-2000нче елларда аналарга ярдәм күрсәтү йөзеннән әлеге илдә зур масштаблы программа кабул ителгән булган. Менә шул чараларның берсе: бала туганга кадәр эшләгән ана кеше, бала алып кайтканнан сон 42 атна дәвамында дәүләттән 100% хезмәт хакын кайтара алган. Шулай ук хөкүмәт, ел дәвамында окладтан 80% сайлау мөмкинчелеге өстендә дә эш алып барган.
Әлбәттә, Норвегиядә туучылар санына гаилә сәясәтенең аерым чаралары гына уңай йогынты ясамый. Мөгаен, алар бары тик "Скандинавия социализмы" программасының мөһим өлешләре генәдер. Халык саны артуны, беренче чиратта, чиста экология, яхшы медицина, шау-шулы мегаполислар булмавы, ягъни илдә авыл атмосферасы хөкем сөрүе тәэмин итә. Иң мөһиме, гаиләдә 4-5 бала тәрбияләү мөмкинчелеге тусын өчен, халыкта киләчәк көндә дә ышаныч хисе уятылган.
Кызганычка каршы, бүген илебез хакимнәре бу мәсьәлә буенча зарлана гына белә. Якты киләчәктә хөкүмәтебезнең Польша, Румыния һәм Норвегия илләре тәҗрибәсеннән үрнәк алып, бу җитди мәсьәләне хәл итәр өчен көченнән килгәннең барысын да эшләвенә ышаныч белдерәсе килә.
Рүзәл Мулләхмәтов,
Үзәк бистәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев