Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучыларыбыз иҗаты

Укучыларыбыз иҗаты: "Бабаем белән горурланам!"

Минем бабамның исеме - Габдулла Мотыйгулла улы Мотыйгуллин. Бу исем бик күпләргә таныштыр, мөгаен. Чөнки бабамның сугыш елларында күрсәткән батырлыклары телдән-телгә күчеп, истәлекләр, хәтирәләр булып бүген дә яшәп килә. Ул 1941 елда 18 яше тулу белән Бөек Ватан сугышына китә. Сугышка барып кергәч тә, иң беренче Сталинград фронтына эләгә. Биредә...

Минем бабамның исеме - Габдулла Мотыйгулла улы Мотыйгуллин. Бу исем бик күпләргә таныштыр, мөгаен. Чөнки бабамның сугыш елларында күрсәткән батырлыклары телдән-телгә күчеп, истәлекләр, хәтирәләр булып бүген дә яшәп килә.

Ул 1941 елда 18 яше тулу белән Бөек Ватан сугышына китә. Сугышка барып кергәч тә, иң беренче Сталинград фронтына эләгә. Биредә 6-7 ай дошман белән нык кына тарткалашканнан соң, ул каты яралана. Әмма кире чигенми, бөтен көчен туплап, янәдән дошманга каршы күтәрелә. Фашистларны тар-мар иткәнче сафта кала Габдулла бабам. Авыр булса да, яраларыннан кан саркып чыкса да, кирегә чигенми ул. Чөнки йөрәк ярасы, газизләр өчен йөрәге, җаны сызлый аның. Ватан-Ананы ярату, йөрәгенең нәкъ түрендә, күкрәк түшендә йөрткән әнкәсенең хаты аңа көч өсти. Менә шунда күрсәткән батырлыклары өчен "Сталинград оборонасы өчен" дигән беренче медален ала да инде ул. Озак вакытлар госпитальдә ятып чыкканнан соң, Габдулла бабам снайперлык осталыгына өйрәнә, оптик прицеллы винтовканы бик яхшы үзләштерә. Ул Суворов һәм Богдан Хмельницкий исемендәге орденлы 97нче укчы гвардия снайперы була. Күп тапкырлар алгы сызыкка чыгып яшеренә һәм дистәләгән фашистны юк итә. 1944 нче елның маенда 11 гитлерчыны теге дөньяга озатканы өчен (аларның күбесе офицерлар була) III дәрәҗә Дан орденына лаек була. 1944 нче елның 1 нче августында аны II дәрәҗә Дан ордены белән бүләклиләр.

Сандомир плацдармын киңәйтү өчен сугышлар каты һәм рәхимсез була. Бабам хезмәт иткән укчы дивизия дошманның 2769 солдат һәм офицерын, 70 пулеметын, 15 танкын, 24 бронемашинасын, 26 пушка һәм минометын юк итә. Бу сугышта Габдулла бабам яралана, аңын югалта. Госпитальдә сигезенче тәүлектә генә күзен ача. Аны үлгәнгә санап, штабтан туган авылына "похоронка" җибәргән булалар. I дәрәҗә Дан ордены (№2613) Габдулла бабамны 1946нчы елның май аенда Дрезден шәһәрендә демобилизация алдыннан эзләп таба. Ул 150 дән артык фашистны юк итә. Шуларның 67сенә снайпер винтовкасыннан ата.

Сугыштан исән-сау кайтып, Казахстанда чирәм җирләрен үзләштерүдә катнаша. Ерак Көнчыгышта яшәп хезмәт итә ул. 1987нче елда Сабага кайтып төпләнә, гаилә кора. Әбием Асия белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр. 1988 нче елның 27 нче гыйнварында вафат була ул. Безнең Теләче районы Түбән Саурыш авылында бер урамның снайпер Габдулла Мотыйгуллин исемен йөртүе минем өчен бик зур горурлык!

Айзилә Хәкимова, Олы Мишә урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев