Теләче Информ

Укучыларыбыз иҗаты: "Без аны сакларга тиеш!"

Урман, барыбыз да белгәнчә, агачлар тупламасы гына түгел, ә шулай ук кешеләр, күп кенә җәнлекләр, кош-кортлар, үсемлекләр һәм төрле микроорганизмнар тормышына бихисап зур йогынты ясаучан экосистема. Бүген, фән, техника үсеше чорында, урманның кешегә карата әһәмияте кимемәде. Урман кешене әле дә азык-төлек, файдалы үсемлекләр, төзү материаллары белән тәэмин итә. Шулай ук...

Урман, барыбыз да белгәнчә, агачлар тупламасы гына түгел, ә шулай ук кешеләр, күп кенә җәнлекләр, кош-кортлар, үсемлекләр һәм төрле микроорганизмнар тормышына бихисап зур йогынты ясаучан экосистема.

Бүген, фән, техника үсеше чорында, урманның кешегә карата әһәмияте кимемәде. Урман кешене әле дә азык-төлек, файдалы үсемлекләр, төзү материаллары белән тәэмин итә. Шулай ук агач ылысының химия сәнәгатенең күп кенә тармакларына чимал буларак хезмәт итүе барыбызга да билгеле. Шуннан тыш, чыгарыла торган агачларның яртысы диярлек ягулык ихтыяҗына юнәлтелсә, өчтән бере төзү эшләренә китә икән. Билгеле, кешенең еллар, гасырлар дәверендә урманнарны "остаханә" буларак кабул итүе, кешелекне иртәме-соңмы җитди проблемаларга китерергә тиеш иде. Безнең буын нәкъ менә шундый, хәл итүне таләп итүчән мәсьәлә каршында тора.

Россиянең күп кенә төбәкләрендә законсыз агач кисү эшләре даими рәвештә алып барыла. Бөтендөнья кыргый табигать фонды бәяләүләре буенча, легаль булмаган урман кисү аркасында Россия ел саен якынча 1 миллиард доллар югалта икән. 2012 елда бары Архангельск өлкәсендә генә инспекторлар 359 законсыз агач кисү очрагын теркәп куйганнар.

Законсыз агач хәзерләү процессының иң югары дәрәҗәсе Россиянең төньяк-көнбатышында һәм Ерак Көнчыгышында күзәтелә. Кытайда үзагач (древесина) әзерләүгә чикләүләр арту сәбәпле, Россия үзагачына сорау икеләтә арткан икән. Шулай итеп, илебезнең азая барган кыйммәтле, каты токымлы Көнчыгыш урманы Кытайга һәм аның көнбатыш клиентларына озатыла бара. Россиядән Евросоюз илләренә чыгарыла торган урманның ярты өлеше Финляндия иленә юнәлтелә. Швеция, Германия, Бөекбритания һәм Италия илләре шулай ук илебезнең зур импортёрлары булып саналалар.

Әлбәттә, илебезнең сәүдәгәрлек эшләре буенча башка илләр белән яхшы мөнәсәбәттә булуы аның икътисадый үсешенә зур йогынты ясый. Тик мондый мөнәсәбәт нигезендә илебезнең тылсымлы урманнарын кисеп сату эше ятуы Россиянең экологик халәтен куркыныч хәлгә сала. Әлбәттә, урманнар яңарырга сәләтле, тик проблеманың кискән агачларның күләме яңадан торгызылган агачлар күләменнән күбрәк булуыннан гыйбарәт. Бу хәл, һичшиксез, сирәк токымлы агачлар, үлән-үсентеләр югалуына китерә, хайваннарны, яшәү урыннарын калдырып, башка якларга күченергә мәҗбүр итә. Соңгы чиктә, чамасыз урман кисү температура сикерү, җилләрнең тизлекләре һәм юнәлешләре, явым-төшемнәрнең саны үзгәрү һәм шулай ук туфрак составының алышыну нәтиҗәләренә китерәчәк.

Шулай итеп, урманнарны кисү күләмен киметү, хайваннар, үсемлекләр дөньясын саклап калу өчен, кешеләргә тиз арада тормышка ашырасы барлык чараларны кабул итәргә кирәк. Безнең планета - безнең йорт, без аны сакларга тиеш!

Рүзәл Мулләхмәтов Үзәк бистәсе.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: