Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучыларыбыз иҗаты

Укучыларыбыз иҗаты: Дога булып ирешсен (БӘЕТ)

2 август көнне сөекле тормыш иптәшем Марсель Әхәт улы Камаловның арабыздан китүенә 2 ел була. Әлеге шигъри юлларым аның рухына дога булып ирешсә иде. Гомеребезнең ахырына да Булырбыз дип гел бергә, Вәгъдәләр бирештек без Сиксән дүртнең көзендә. Каян гына килеп чыкты Шушы каһәр суккан чир? Нигә дәва таба алмыйлар, Кырыла...

2 август көнне сөекле тормыш иптәшем Марсель Әхәт улы Камаловның арабыздан китүенә 2 ел була. Әлеге шигъри юлларым аның рухына дога булып ирешсә иде.

Гомеребезнең ахырына да

Булырбыз дип гел бергә,

Вәгъдәләр бирештек без

Сиксән дүртнең көзендә.

Каян гына килеп чыкты

Шушы каһәр суккан чир?

Нигә дәва таба алмыйлар,

Кырыла бит бөтен ил.

Ямьле җәйнең бер көнендә

Китеп бардың син, иркәм,

Синсез яшәүнең авырлыгын

Әйтеп бетергесез икән.

Соңгы сулышларың алган

чакта

Яныңда булды кызың Алсу.

Балаларыңа, туганнарыңа

Синнән башка бик моңсу.

Июль аеның егерме бере

Килде сыйныфташларың

Алар китеп унбиш көннән

соң

Җитте мәет ашларың.

Балаларның кайтуларын

Зарыгып көтә идең.

Әгәр алар кайта алмаса,

Син бигрәк моңсу йөрдең.

Идәннәрдә тезелешеп,

Шахмат уйный идегез

Шул вакытларда булган

Бөтен рәхәт көнебез.

Шахмат уйнаган чагында

Бигрәк мут, шаян идең

Балалар күрми әле дип,

Очколар җыя идең.

Эх, син, ачы язмыш,

Нигә болай сынадың.

Алтмыш яшь тә тулмыйча

Караңгы гүрләргә салдың.

Аерды безне язмыш

Матур җәй иртәсендә.

Газраил алып китте

Августның икесендә.

Исән булсаң, сиңа быел

Тулыр иде алтмыш яшь,

Тәкъдиреңә язылган бит

Бары илле җиде яшь.

Октябрь айларын син

Зарыгып көтәр идең.

Лаеклы ялга чыгам дип,

Куанып туймас идең.

Яман шеш килеп эләккәч,

Дәвалап булмый икән.

Авыр булды хәлләрең,

Ничекләр түздең икән.

Үләм быел диеп йөрдең,

Күңелләрең сизгәндер.

Кемнәр белә, әллә бәлки

Төшләреңә кергәндер.

Ничә еллар иярләдең

Комбайнның рульләрен.

Әҗәлдән вакытлар җиткәч,

Өзелде гомерләрең.

Урыннарың булсын синең

Җәннәтләрнең түрендә.

Хәеремне бирәмен мин

Һәр җомга иртәсендә.

Чардуганның эчләрендә

Аллы-гөлле гөлчәчәк.

Әҗәлдән вакытлар җитсә

Барыбыз шунда китәчәк.

Әминә Камалова Айдар авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X