Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучыларыбыз иҗаты

Укучыларыбыз иҗаты. Фәнүрә Рәхимова, "Рәхим ит, укучым!" шигыре

Рәхим ит, укучым! Тәүге тапкыр килдең мәктәпкә, Кулларыңда - чәчәк бәйләме Син үзең дә матур бер чәчәк, Рәхим ит, укучым, әйдә әле! Күзләремә тутырып карыйсың, Көтәсеңдер миннән серле сүз... Без сине сагынып көтәбез, Рәхим ит, укучым, түргә уз! Матур күзең әле шаянлык, Әле каушау, әле нур чәчә. Мин үзем дә...

Рәхим ит, укучым!

Тәүге тапкыр килдең мәктәпкә,
Кулларыңда - чәчәк бәйләме
Син үзең дә матур бер чәчәк,
Рәхим ит, укучым, әйдә әле!

Күзләремә тутырып карыйсың,
Көтәсеңдер миннән серле сүз...
Без сине сагынып көтәбез,
Рәхим ит, укучым, түргә уз!

Матур күзең әле шаянлык,
Әле каушау, әле нур чәчә.
Мин үзем дә сиңа кызыгам,
Сокланам, яратып эндәшәм.

Үтәр еллар, мәктәп елларың
Сагындырып күңелеңдә йөрер.
Тагын бер кат, беренче кабат
Нәни укучы буласың килер!

Синең алда башланмаган юл,
Ачылмаган тормыш битләре!
Хәерле юл, бала, шул юлны
Сокланырлык итеп үт әле!

Әй,замана! Балаң хакына
Дөньяларны имин, нурлы ит!
Бусагада сөйкемле сабый.
Рәхим ит, укучым.түргә үт!

Фәнүрә Рәхимова 31.08.2015.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X