Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучыларыбыз иҗаты

Укучыларыбыз иҗаты: "Озак яшәсеннәр аналар". Бәйрәм шигыре

Бала йоклый, изрәп бала йоклый Ниләр керә икән төшенә? Бу тормышта әле без белмәгән Серле дөнья бар бит кешедә Бала йоклый, ул бит әле нәни Күбәләкләр куа аланда Очып китә җитез күбәләге Үрелеп кенә кулга алганда Үзенең дә куллар канат мени Тәпиләре җитез, җил мени? Ә тугайның сулмас чәчәкләре Оҗмах...

Бала йоклый, изрәп бала йоклый
Ниләр керә икән төшенә?
Бу тормышта әле без белмәгән
Серле дөнья бар бит кешедә

Бала йоклый, ул бит әле нәни
Күбәләкләр куа аланда
Очып китә җитез күбәләге
Үрелеп кенә кулга алганда

Үзенең дә куллар канат мени
Тәпиләре җитез, җил мени?
Ә тугайның сулмас чәчәкләре
Оҗмах түрендә гөл мени?

Киң кырларның сулап туелмаслык
Әллә нинди татлы һавасы
Нигә икән татлы төштә генә
Бәхетле ул әдәм баласы?

Тыныч илдә татлы йокы белән
Ял итәдер газиз балалар
Тигезлектә, сезгә гомер биргән
Озак яшәсеннәр аналар.

Газинур ӘХМӘТҖАНОВ.

Теләче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев