Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучыларыбыз иҗаты

Укучыларыбыз иҗаты ""Пәрәвез челтәрендәге” тормыш "

Интернет челтәрендә утырырга барыбыз да ярата. Әмма чама хисен дә онытырга ярамый. Ә ихтыяҗ көче барыбызда да юк шул... Интернет челтәрләре: WhatsApp, Инстаграм, Vkontakte, электрон почта, Яндекска кереп киткәч, тиз генә чыгам димә. Ә кулыбызга китап алсак, ничекләр яхшы булыр иде бит. Юк, бөтен яңалык, барлык мәгълүматларны иң беренче интернет...

Интернет челтәрендә утырырга барыбыз да ярата. Әмма чама хисен дә онытырга ярамый. Ә ихтыяҗ көче барыбызда да юк шул...

Интернет челтәрләре: WhatsApp, Инстаграм, Vkontakte, электрон почта, Яндекска кереп киткәч, тиз генә чыгам димә. Ә кулыбызга китап алсак, ничекләр яхшы булыр иде бит. Юк, бөтен яңалык, барлык мәгълүматларны иң беренче интернет челтәреннән укыйбыз. Хәзерге көнне телефонсыз күз алдына китереп тә булмый. Өлкән кешеләр дә телефонсыз яшәүне, "ике кулсыз кебек," дип әйтергә ярата.

Ә иң кызыклысы һәм азартлысы - уеннар! Бер кереп китсәң... Әти-әниләр кисәтү ясамаса, йә берәр төрле сәбәп булмаса, уеннардан гомумән аерылып булмый. Чөнки безнең һәрвакытта да җиңәсебез килә, уеннар да шулай корылган, бер җиңелсәң, ике җиңәсең!

Шундый уеннарның ахыры аянычлы беткәннәрен дә күп ишеттек, мәгълүмат чараларында күп язылды. Без - балалар гына түгел, бәлки шушы дөньяви алга китештән, яңалыклардан дөрес файдаланмаучы өлкән буын кешеләре дә кызганыч...

WhatsAppта без генә түгел, әти-әниләрнең утырганнарын да күреп, шаккатасың. Ул булмасын, сыер савучы, укытучы, йә җитәкче - барысы да бер-берсенә яңалыклар белән бүлешәләр, кызыклы әйберләр җибәрәләр һәм шуларны күзәтәләр. Классташлар, авылдашлар, укытучылар, хәтта әти-әниләр өчен дә группалар ясап, шунда язышып утыралар. Мондый группалар нинди максатлардан ясалганын аңлап җитмәүчеләр дә бик күп. Кемнәрдер телефонга кызык эзләп керсә, файдалы гамәлләр табар өчен утыручылар юк түгел, билгеле.

Интернет челтәрендәге мәгълүматны дөрес куллану, файдалану урынлы булыр иде. Шуңа күрә дә, әти-әниләр, без-балаларның нинди интернет сәхифәләрендә утыруларын күзәткәләп торсыннар иде.

Динар Шәрипов, Олы Мишә урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев