Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучыларыбыз иҗаты

Укучыларыбыз иҗаты: "Тапкан түгел, баккан ана"

Субаш авылында яшәүче Мария һәм Илья Кузнецовлар хакында бик күпләребез белә. Тәрбиягә балалар алып үстерүче гаилә ул. Миңа 4 июнь көнне бу гаиләдә кунакта булырга туры килде. Кызым Таңсылу белән Тройсын бәйрәменә бардык. Әле бәйрәм башланырга шактый вакыт бар иде. Мария ханым янына әле бер бала, әле икенчесе килеп, үзләренең...

Субаш авылында яшәүче Мария һәм Илья Кузнецовлар хакында бик күпләребез белә. Тәрбиягә балалар алып үстерүче гаилә ул. Миңа 4 июнь көнне бу гаиләдә кунакта булырга туры килде. Кызым Таңсылу белән Тройсын бәйрәменә бардык. Әле бәйрәм башланырга шактый вакыт бар иде. Мария ханым янына әле бер бала, әле икенчесе килеп, үзләренең куанычлары белән уртаклашалар. Кечкенә Данил мин биим дә, миңа бүләк бирәләр дип шатланса, ике кыз - Анжелика белән Юля җырлау минутларын дулкынланып көттеләр, алар "Сүрәкә" ансамбленең алыштыргысыз матур җырчылары. Милли киемнәрдән йөргән кызларны күреп, әни кеше көн салкын, өстегезгә киегез дип, кайгыртып алды. Артем килеп, мин дә көрәшеп бүләк алам дип, үзенең шатлыгы белән уртаклашты. Ә Аня, кечкенә иркә кыз буларак, әти-әнисе янында бөтерелеп төрледән-төрле сораулар яудырды. Шулай бит әтием, әйеме әнием дип, ничә тапкырлар әйткәндер. Шул арада кызым Таңсылу белән дә дуслашырга өлгерде.

Көн бик салкын, әйдә кайнар чәй эчеп килегез дип, хуҗалар үзләренә чәйгә чакырды. Шушы авылга йөреп, 5 ел белем алдык, балачагымда йөргән сукмакларга карап, үткәндәге хәтирәләрне яңартып, алга атладык. Капка төбендә җиңел машина каршы алды. Яңа эшләнгән капканы ачып, өйгә уздык. Башка балалар Сабантуй мәйданында калса, кечкенә Аня безгә иярде. Хуҗабикә Мария ханым безнең белән әңгәмә корырга, шул арада кечкенә кызның мең төрле сорауларына җавап биреп, өстәлгә бик күп төрле тәм-томнар тезде. Шушы мизгел эчендә мин шуңа игътибар иттем, бала анага ничә тапкыр әни дип, ә ана ничәмә-ничә тапкыр ярар кызым, шулай эшләрбез дип әйткәндер. Ә бит Мария ханым бу балаларның үз әниләре түгел. Кечкенә Анжеликага иптәшкә Артемны, бертуган Юля белән Данилны, кечкенә Аняны тәрбиягә ала бу гаилә. Тапкан ана түгел, баккан ана дими ни дисең.

Мул табын артыннан хуҗаларга рәхмәт әйтеп, китәр юлга кузгалдык. Сүз дә юк, бик тырыш гаилә, яңа мунча салганнар, өйне яңартканнар, алдагы көннәрдә балаларга аерым бүлмәләр әзерләячәкләр, балалар бу мизгелне түземсезлек белән көтәләр икән. Күп итеп сыер малы, атлар, кош-корт асрыйлар, умарта тоталар, үзләренең җиңел, йөк машиналары бар. Барысын да үз көчләре белән булдырганнар. Беренчедән, бу балалар хезмәт белән тәрбияләнсә, икенчедән, әти-әниләренә булышып, үзләре җитештергән нигъмәтләрдән мул табын артында рәхәтләнеп авыз итәләр. Бу гаиләдән чын күңелдән якты хисләр белән чыгып киттем дә, үземнең изге теләкләремне теләдем. Үстергән балаларыгыз мәрхәмәтле-шәфкатьле булып үсеп, алдагы көндә дә үстергән әти-әнисен онытмыйча, шушы үскән нигезләренә кайтып, терәк-таяныч булсыннар иде. Шушы мөлаем сабыйларга чын әти-әни булган өчен үз изгелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын иде.

Нурсинә Гайнетдинова,Айдар авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев