Үз эшенең чын остасы
Бию – ул балага, беренче чиратта, төрле яклап үсеш бирә торган шогыль, дип саный Балалар иҗат узәгенеӊ өстәмә белем биру педагогы Баева Зилә Рафаиль кызы. Сәхнәгә күтәрелгән бөтен кешегә дә зур дәрәҗәгә ирешергә, шөхрәт казанган артист булырга димәгән. Дөнъя шулай корылган: минутлар сәгатьләргә әверелә, атналарны айлар алыштыра, айлар елларны тәшкил итәләр.
Э еллар ничек тиз уза! Зилә Рафаиль кызыныӊ Балалар иҗат узәгенә эшкә килүенә 10 ел тулып та киткән ләбаса. Безнеӊ оешма ул вакытта Балалар сәнгать мәктәбе бинасында урнашкан иде. Зиләнеӊ, безнеӊ эш урыныбызга килеп керүе әле дә хәтеремдә. Районыбызныӊ балаларга бию өйрәтучеләргә кытлык кичергән чагы. Без аны бишкуллап эшкә алдык.
Бу 2007 ел иде. Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесын бетереп махсус белем алган яшь хореографныӊ күзләрендә балалар белэн эшләу, бию дигән сәхнә төренеӊ бөтен белгәнен орлык итеп аларга тапшыру теләге, ә иӊ мөхиме - туган ягын, шул төбәкне яратып шушында иҗат итәргә зур хыял чаткысын тойдым мин анда ул вакытта.
Куп тә үтми Зилә беренче иҗат җимеше булган – 6 малай һәм 6 кыздан торган «Сюрприз» төркеме туплый. Тора-бара биюгә тартылучылар саны тагы да арта. «Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара…» - көндәлек хезмәт артында зур тәҗрибә туплавын Зилә яшерми. Аны бит заманында «бер-ике» дип кул чабып ритмга басарга өйрәтүче булмый. Кечкенәдән биюче булу теләге белән «чирләгән» кызныӊ киләчәген шушы өлкәдә булачагына ышанган - Зиләнеӊ әти-әнисенә мин җитәкче буларак меӊ рәхмәтләремне җиткерәм. Инде фани дөнъяга күчкән әтисе Рафаиль абый да сөенеп бетә алмыйдыр, аларныӊ бу яраткан бердәнбер кызлары районыбызныӊ күпме баласына, аларныӊ әти-әнисенә күпме шатлык-сөенеч, рухи байлык китерә. Эшләү дәверендә ул йөздән артык балага шушындый бәхет ачкычлары өләшкән, 6 укучысына узенеӊ эшен дәвам иттерүче була алырлык тәрбия биргән. Ә бит түгәрәккә җыйганда, ул беркемнеӊ дә шәхесен кимсетми, һәр килгән баланы кочак җәеп каршы ала. Ләкин коллективта малайлар кытлыгы булуы аныӊ күптәнге борчуы. Хыялы - районыбызда ир-егет хореограф булуы: чөнки биюдә ир-егетләр техникасы хатын-кызныкыннан аерылып тора, ди бу хакта коллегам.
«Сюрприз» бию коллективы кызлары, малайлары кайларда гына чыгыш ясамыйлар. Бу коллективтан башка районыбызда бер генә чара да узмый дисәм ялгыш булмас. Уку процессы вакытында алар кайларда гына булмыйлар да, кайда гына чыгыш ясамыйлар. Ә аларныӊ еллык эшләре балаларныӊ иҗат Фестивальләрендә күрергэ була. Бу чарадан алган тәэсирләреннән, көчле алкышлардан «айнырга» да өлгермиләр, Бөек Җинү көнендә чыгыш ясарга, тагын тамашачы каршына чыгарга алар инде әзер була. Ул бәйрэм көннәре узып та бетми, алар җитәкчеләре белән халкыбызныӊ күркәм бәйрәме – Сабан туена җитди әзерлек башлыйлар. Әле бер-ике ел элек хезмәткәремнеӊ мондый зур җаваплы эшкә тотынганда, аӊа сагаеп карый идем. Чөнки мондый тамашаларда ике йөз һәм аннан да артык бала катнашкан чаклар була. Аларныӊ бөтенесенә дә каян игътибар җиткермәк кирәк тә, каян күз-колак булып бетермәк кирәк?!.. Ләкин тәҗрибә, профессиональ осталык, ә иӊ мөхиме балаларны көчле яратуы – башлаган эшенеӊ югары дәрәҗәдә башкарылуныӊ нигезе булып тора.
Әлбәттә биюне сәхнәгә чыгарганчы башта бик күп авырлыкларны кичәргә туры килә. Бию бик кыйммәтле сәхнә төре. Бигерәк тә күп бала булган колективта. Зилә Рафаилевна коллективларында (хәзерге вакытта алар биш коллектив) ким дигэндә 30-40ар бала берьюлы биегэндә бию әсбапларына чыгымнар бермә-бер арта. Бу проблеманы хәл итүдә коллективны районыбыз зур ярдэменнән ташламый. Әлбәттэ әти-әниләр дә һәрдаим ярдәменнән ташламыйлар Зиләне. Мин аларныӊ һәрбарчасына форсаттан файдаланып зур рәхмәтемне житкерәсем килә. Шушыларныӊ барысы янына җитәкченеӊ зур осталыгы, зур хезмәтен, тырышлыгын кушып иерешелгән уӊышлары байтак. «Йолдызлык», «Бәхет йолдызы», «Татарстан.ру», «Поволжье – 2009», «Ватан», «Алло, мы ищем таланты», «Без бергә» һ.б. республика һәм регионара конкурс-фестивальләрендә Дипломант һәм Лауреат исеменә лаек булган бердәнбер коллективыбыз ул безнеӊ. Ул үз өстендә күп эшли, эзләнә торган педагог. 2008 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган югары белемле педагог-хореограф балаларныӊ психологиясен, мәктәп укучыларыныӊ яшь үзенчәлекләре буенча ныклы белеме булган педагог һаман да эзләнүдә, һаман да белемен күтәрү ягында. Ул заман белэн бергә атлаучы коллегабыз. Балаларга биргән тәҗрибәсе белән бер урында туктап калучылардан түгел ул. Тәкъдим ителгән ярышлардан беркайчан да «юк» дип әйтми, ә бәлки тагы да башка мөмкин булганнарында катнашу ягында. Гомумән, нинди генә ярыш нигезләмәсен бирмә – ул аӊа һәрвакыт әзер, чөнки аныӊ намус белән хезмәт итеп алган зур тәҗрибәсе һәм теләге бар. Ул районыбызда «Иӊ яхшы өстәмә белем бирүче педагог – 2016» исемен йөртүче, Тататарстан фән һәм мәгариф министрлыгыныӊ грант иясе, инновацион программалар, «Любимая профессия», «От творчества учителя к творчеству ученика», «Сердце отдаю детям» профессиональ республика конкурслары призеры. Ә районыбызда аны һәр иҗат кешесе беләдер мөгаен. Ярдәм сорап килгән бер кешене дә кире бормыйча ярдәм кулы сузу – аныӊ иӊ яхшы сыйфатларыныӊ берсе. Ачык йөзле, тырыш, йөзеннән елмаю балкыган бу тырыш хезмәттәшебез инде ике кызыныӊ яраткан әнисе, тормыш иптәше Рәмиснеӊ сөеклесе. Бу матур гаиләнеӊ нигезе нык, тормыш тәрбиясе чордашларына үрнәк.
Киләчәккә уӊышларга ирешүендә җитәкчесе буларак шигем юк. Кемнеӊ ничектер, әмма Зилә Рафаилевнаныӊ фантазиясе эш барышында туа. Шулай булгач, илхам аӊа килми калмас. Моӊарчы ул аны ялгыз калдырмады.
Инде язмамныӊ ахырында аныӊ хезмәте каршында баш иеп зур рәхмәтемне җиткерәм һәм иӊ зур хыялы булган – балаларны заманча жихазланган зур бию залларында бию серләренэ өйрәтергә язсын үзенә!
Балалар иҗат үзәге директоры Мәхмүтова Зөлфия Шамил кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев