Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

1 июльдән этләренә чип куйдырмаган хуҗаларга штраф сала башлаячаклар

Татарстанда бөтен этләрне дә рәсми рәвештә теркәргә кирәк. Бу таләпне санга сукмаган хуҗаларга 1 июльдән 2 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф яный.

Чиплаштырыр өчен эт хуҗасыннан паспорты, ИНН, этнең яшәү урыны адресы, хуҗаның телефон номеры, этнең ветеринар паспорты, әгәр юк икән, ул чиплаштырылган вакытта белгеч тарафыннан эшләп биреләчәк һәм эт турында бөтен мәгълүмат: кличкасы, нинди төргә каравы, туган көне, нинди төстә булуы һәм башкалар. Әле мәгълүматлар тулысынча «Хорриот» (хайваннарның мәгълүматлар базасы) дигән исәпкә алу федераль дәүләт системасына урнаштырылачак.

Ветеринария идарәсе кисәтә: беренче кагыйдә бозу очрагында кисәтү яисә 2-4 мең сум штраф белән котылырга мөмкин, әмма кат-кат кисәтү булган очракта штраф 5 меңгә кадәр артачак. Шулай ук хуҗасыз хайваннар турында җирле администрацияләргә хәбәр итү сорала.

Чыганак: https://shahrikazan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев