Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

2 меңнән артык татарстанлы аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карарга өйрәнгән

«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре базасында стационарны алмаштыра торган «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технология уңышлы эшләп килә.

Дәресләр расланган план-график буенча, төркемле яки индивидуаль формада уза. Укулар аз хәрәкәтләнүче гражданнарның дөрес карамау белән бәйле катлаулануларны булдырмауга юнәлдерелгән.

Гыйнвар–май айларында 1 066 социаль хезмәткәр укулар узды. Шулай ук укыту чараларында өлкән яшьтәге һәм инвалид туганнарын караучы 979 кеше катнашты.
Дәресләр барышында тыңлаучыларны үз-үзләренә хезмәт күрсәтүдә кытлык кичергән кешеләрне карау үзенчәлекләренә, техник һәм ярдәмче тернәкләндерү чараларын куллану кагыйдәләренә өйрәтәләр, шулай ук өй киңлеген оештыруга, психологик сәламәтлекне саклауга игътибар бирелә.
Технология ярдәмендә аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау һәм тернәкләндерүне оештыруга караш үзгәрде, мондый кешеләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының тормыш сыйфатын яхшыртып булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев