Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

2019 елның 1 сентябренә татар теленнән яңа буын дәреслекләр әзер булырга тиеш

Илсур Һадиуллин Мәгарифне үстерү институты, КФУ һәм аның филиаллары дәреслекләрнең яңа буынын булдыруда бергә эшләргә тиешлеген әйтте.

2019 елның 1 сентябренә дәүләт һәм туган тел буларак татар теленнән яңа буын дәреслекләр әзер булырга тиеш. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышында ТР фән һәм мәгариф министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин әйтте.

Ул узган атнада Санкт-Петербургта туган телләрне укыту концепциясе буенча эшче төркем утырышында Татарстан вәкилләре дә тәкъдимнәр керткәнен әйтте. “Бүген туган телләрне укыту һәм туган телдә белем бирү мәсьәләсендә төгәл аңлау юк. Әгәр хәзер туган телне һәм әдәбиятны укытуны игътибардан читтә калдырабыз икән, бернигә ирешә алмаячакбыз. Утырышта шул хакта әйттек”, - диде Илсур Һадиуллин.

Аның сүзләренчә, концепция проектын рәсми рәвештә алгач, Казан федераль университеты, Фәннәр академиясе белән ашыгыч киңәшмә үткәреп, шул юнәлештә эш башлау кирәк булачак.

 

“Бүген дәүләт теле буларак татар теленнән укытуның якынча программалары расланган, аларны федераль реестрга урнаштыруларын көтәбез. Туган тел буларак татар телен укыту программалары да әзер, алар экспертиза узды", - диде Илсур Һадиуллин.

"Мәскәүдә чираттагы киңәшмәне көтәбез. Дәүләт һәм туган тел буларак татар телен укыту программалары раслангач, дәреслекләр, уку комплектларын язу эше башланачак”, - ди министрның беренче урынбасары.

Аның сүзләренчә, авторлар коллективын туплаганда, бу юнәлеш буенча белгечләр әзерләү белән шөгыльләнүче фәнни хезмәткәрләрне дә исәпкә алу кирәк. Ул Мәгарифне үстерү институты, КФУ һәм аның филиаллары дәреслекләрнең яңа буынын булдыруда бергә эшләргә тиеш булачагын әйтте. "2019 елның 1 сентябренә яңа буын дәреслекләр әзер булырга тиеш”, - диде Илсур Һадиуллин. 

Фото: архив/Султан Исхаков, gossov.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X