Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

2019 елның өченче кварталында Россия Кытайга сөт продукциясе чыгара башлаячак

Быелның гыйнвар – март айларында Россиядә сөт җитештерү күләме 3,3 процентка арткан.

2019 елның өченче кварталында Россия Кытайга сөт продукциясе чыгара башлаячак. Бу хакта РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Министрлык фаразлавынча, быел илдә сөт җитештерү күләме 31,1 миллион тоннага җитәчәк һәм 2018 елгы күрсәткечкә карата 101,6 процент тәшкил итәчәк. Сөт тармагы үсешендәге уңай динамика сөтне тышкы базарларга да чыгарырга мөмкинлек бирә.

Әйтик, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, сөт продукциясен Кытайга сату хокукы алган 23 җитештерүченең исемлеге Кытай Халык Республикасының Баш таможня идарәсе рәсми сайтында дөнья күргән.

Элегрәк Россиянең 10 җитештерүчесе шундый рөхсәт алган иде. Димәк, хәзер инде 33 компания Кытай базарына сөт продукциясе чыгара алачак дигән сүз.

 

Ведомство мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2019 елның беренче кварталында илдә сөт җитештерү күләме арткан. Быелның гыйнвар – март айларында авыл хуҗалыгы оешмаларында 4 миллион 40,1 мең тонна сөт җитештерелгән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 127,9 мең тоннага яки 3,3 процентка артыграк.

Быелның беренче кварталында Воронеж (+26,6 мең тонна яки 17,4 процент), Белгород (+17,4 мең тонна яки 15,7 процент), Калуга (+13,4 мең тонна яки 19,1 процент), Киров (+12,0 мең тонна яки 7,8 процент), Төмән (+8,7 мең тонна яки 11,2 процент) өлкәләре тулаем савым күләмен арттыруда аеруча зур нәтиҗәләргә ирешкән.

Фото: архив/Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев