Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

2020 елда минималь хезмәт хакы 850 сумга артачак

Ел саен минималь хезмәт хакы күләме алдагы елның икенче кварталы өчен яшәү минимумының 100 процент күләмендә билгеләнә, дип искәртте премьер.

2020 елда минималь хезмәт хакы күләме 850 сумга артып, 12 мең 130 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Хөкүмәт утырышында РФ премьер-министры Дмитрий Медведев хәбәр итте. Бу турыда ТАСС яза.

"Хезмәткә түләүнең минималь күләмен арттыру турындагы закон проектын карыйбыз, - диде Медведев. - Киләсе елда минималь хезмәт хакы 850 сумга артачак һәм 12 мең 130 сум тәшкил итәчәк".

Медведев искәрткәнчә, ел саен минималь хезмәт хакы күләме узган елның икенче кварталы өчен 100 процент күләмендә билгеләнә.

Фото: pixabay.com

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X