2022 ел Россиядә нәрсәгә багышланачак
Ил Президенты Владимир Путин яңа Указ имзалады.
Владимир Путин Указы нигезендә, 2022 ел Россия халыклары мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Аның максаты - илдә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, тарихи мирасын, этномәдәни күпкырлылыкны саклап калу.
Шулай ук Указда төп мероприятиеләр планын булдыру өчен оештыру комитеты төзү хакында да әйтелгән.
Чыганак:http://shahrikazan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев