Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

2022 елда җылылык тарифлары артачак

2022 елның июленнән Татарстанда җылылык энергиясенә тариф уртача 6,7 процентка артачак. Бу хакта ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә ведомство җитәкчесе Александр Груничев хәбәр итте.

«Тарифны арттыруның төп сәбәпләре -Татарстан шәһәрләрендә халыктан кергән файдалы күләмнең кимүе, ягулык үзгәрүе аркасында тариф хасил итүнең эчке структурасы үзгәрү, шулай ук инфраструктур мәсьәләләрне хәл итү өчен инвестицион программалар күләмен арттыру», — дип өстәде спикер.

 

Шул ук вакытта республиканың 14 районында үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин итү юк, дип искәртте Груничев.

 Чыганак: //tatar-inform.tatar/news/society/14-01-2022/2022-elda-ylylyk-tariflary-artachak-5847226

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев