Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

2026 елдан күп балалы аналарның пенсияләре артачак

Күп балалы аналарның пенсияләре 2026 елдан башлап бишенче һәм аннан соңгы туган яки уллыкка алынган һәр бала өчен якынча бер мең сум өстәләчәк.

Хәзерге вакытта әни кешенең иминият стажына һәр баланы 1,5 яшькә кадәр карау исәпләнә, әмма суммада алты елдан артып китмәскә тиеш. Пенсия коэффициентлары бала карауның һәр тулы елы өчен исәпләнә, әмма дүрт баладан да артмаган очракта гына. Яңа закон буенча стажга яшь ярымга кадәрге барлык балалар өчен - бишенче, алтынчы һәм аннан соңгы балаларны карау керәчәк.

Өстәвенә, бу аны кабул иткәннән соң туган балаларга гына түгел, ә элегрәк туганнарга да кагылачак. Шулай итеп, дүрт баладан артык бала тапкан, тәрбиягә алган һәм үстергән күп балалы әниләр яңа елдан пенсияләренә өстәмә алачак.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2026-eldan-kup-balaly-analarnyn-pensiyalare-artacak-5903603

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев