Теләче Информ

21 гыйнвар тарихта ниләр белән истә калды?

Инженер гаскәрләре көне 1996 елның 18 сентябрендә Россия Президенты указы белән гамәлгә керә.

Аспирант көне

Яшь галимнәрнең рәсми булмаган бу бәйрәме безнең илдә 2008 елда барлыкка килә.

Халыкара кочаклашу көне

Әлеге бәйрәмне Америка студентлары 30 ел элек уйлап тапканнар. Бу – теләсә кем янына килеп (хәтта таныш булмаган кешегә дә), аны дусларча кочагыңа алырга мөмкин дигән сүз. Иң мөһиме, шул рәвешле башкаларга күңел җылысын бирергә була дип аңлатыла.

Төп ботаника бакчасы

77 ел элек (1945) Халык Комиссарлары Советы Мәскәүдә Төп ботаника бакчасы төзү турында карар кабул итә. Бу паркны оештыру СССР Фәннәр академиясенең 220 еллыгына тәгаенләнә. Бүген аның мәйданы 361 гектар тәшкил итә.

Пугачев фетнәсе

247 ел элек (1775) Мәскәүдә Емельян Пугачевны җәзалап үтерәләр. 1773 елның көзендә Дон казагы Емельян Пугачев Җаек казакларын фетнәгә күтәрә. Аларга башкортлар, татарлар, казахлар, Урал заводлары эшчеләре, төрле губернада яшәүче крепостной крестьяннар кушыла. Баш күтәрүчеләр Җаек гаскәрләре яшәгән җирләргә, Оренбург Урал, Кама яны, Башкирия төбәкләренә, Көнбатыш Себернең һәм Идел буеның түбәнге өлешләренә җәелә. 1774 елда фетнә Царицыно (бүгенге Волгоград) шәһәре янында патша армиясе тарафыннан тар-мар ителә.

Беренче су асты көймәсе

68 ел элек (1954) АКШта дөньяда беренче су асты көймәсе суга төшерелә. Ул «Наутилус» дип атала. Бу субмаринаны төзү идеясе – Америка хәрби-диңгез инженеры, контр-адмирал Хайман Джордж Риковерныкы. Көймәнең озынлыгы – 100 метр, тизлеге 20 узел була. 1958 елның 3 августында ул су астында булган килеш беренче тапкыр Төньяк полюска барып җитә. 25 ел хезмәт иткәннән соң, 1980 елның мартында флот составыннан чыгарыла һәм тарихи һәйкәл дип игълан ителә.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

Чыганак: ватаным татарстан.

Фото: интернеттан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: