30 һәм 31 августта Татарстанда яшенле яңгыр явачак
Августның соңгы ике көнендә урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Җил секундына 15-20 метр тизлеккә кадәр көчәячәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр.
30 августта көндез һава температурасы +33 градуска кадәр күтәрелер дип фаразлана, ә төнлә ул +18 градуска кадәр төшәчәк.
Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. 31 августта көндез термометр баганалары +27дән +32 градуска кадәр, төнлә +18 градуска кадәр күрсәтәчәк.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/30-m-31-avgustta-tatarstanda-yashenle-yagyr-yavachak
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев