Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Аномаль җылылыкка алмашка салкын һава торышы киләчәк

Антициклонның көнбатыш перифериясе йогынтысында Татарстанда аномаль җылылыкка алмашка салкын һава торышы киләчәк.

Сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 26, 27 һәм 28 ноябрьдә, төбәктә явым-төшем ихтималы аз. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән томан төшәргә мөмкин. Юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка киләчәк.

Алдагы төндә республикада һава температурасы -3..-8 градус тәшкил итәчәк. 27 һәм 28 ноябрьдә төнлә һава температурасы -4..-9 градус, ә Татарстанның көнчыгышында -12 градуска кадәр көтелә. Көндез 0..-5 градуска кадәр фаразлана.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, җомга һәм шимбә көннәрендә, 29 һәм 30 ноябрьдә, Татарстанда һава торышына чираттагы атмосфера фронты йогынты ясый башлаячак: республиканың кайбер районнарында бераз кар, җепшек кар көтелә. Юлларда урыны белән бозлавык сакланачак.

Тулырак: https://tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев