Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Арча районында ике ир-ат янып үлгән

Яңа Кырлай авылының Тукай урамындагы йортта 79 һәм 40 яшьлек ике ир-ат һәлак булган.

Арча районының Яңа Кырлай авылында янгында ике ир-ат һәлак булган. Бу турыда "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

 

Яңа Кырлай авылының Тукай урамындагы йортта янгын узган төндә булган. Янгын турында хәбәр 112 номерына төнге 2.22 сәгатьтә килгән. Дүрт минуттан "Кырлай" комплексы коткаручылары урынга барып җиткән. Бу вакытта йорт тулысынча ут белән чолганган була. Мунчага ут кабу куркынычы яный. Соңрак "Кишет" янгын сүндерүчеләре дә килеп җитә. Алар бер сәгать чамасы ут белән көрәшә.

Соңрак йорт хәрабәләрен актарганда, ике ир-ат мәете табыла. Берсе зур бүлмәдә, икенчесе верандада була. 79 һәм 40 яшьлек ике ир-ат янгында һәлак булган.

 

Бу кешеләр исерек килеш тәмәке тарткан һәм ут чыккан дип фаразлана. 40 яшьлек ир-атның өйдә тәмәке тартуы турында билгеле. 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев