7 март 2019 яңалыклары
-
Арча районында ике ир-ат янып үлгән
Яңа Кырлай авылының Тукай урамындагы йортта 79 һәм 40 яшьлек ике ир-ат һәлак булган.
-
Казанда, түбәдән кар төшеп, чит ил автомобиленең тәрәзәсен ваткан
Гадәттән тыш хәл кичә Академик Глушко урамындагы бер йортның ишегалдында булган.
-
«Женщина года. Мужчина года: женский взгляд»
7 марта 2019 года делегация женщин Тюлячинского муниципального района приняла участие на торжественном мероприятии, посвященном празднованию Международного женского дня и подведению итогов традиционного Республиканского конкурса «Женщина года. Мужчина года: женский взгляд» с участием Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова, которое состоялось в г.Казань в Большом концертном зале им. С.Сайдашева.
-
"Батыр» спорткомплексында өстәл теннисы буенча район беренчелеге булып узды
2019 елның 7 мартында " Батыр» спорткомплексында 2006-2007 елларда туган һәм 2008 елда туган һәм аннан кечерәк укучылар арасында өстәл теннисы буенча район беренчелеге булып узды. Ярышларда районның 6 мәктәбеннән барлыгы 49 яшь теннисчы катнашты.
-
Россиянең атказанган артисты Нәсимә Җиһаншина вафат булды
Танылган актриса озак еллар Минзәлә татар драма театрында эшләде.
-
“Очрашканда Азатның – йөргән кызы, минем егетем бар иде. Безне Рифат абый кавыштырды”
Ваһапов исемендәге фестиваль йолдызлары – Рәнис Габбасов, Айсылу Габдинова, Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина моңлы тавышлары белән тамашачыны гашыйк итәргә өлгерде. Былтыр ноябрь аенда узган концертларында алма төшәр урын да юк иде. Шуңа да “Ваһапов фестивале йолдызлары” фонды февраль аенда өстәмә концерт куярга уйлаган. Монысында да буш урыннар күренмәде. Әмма соңгысына эләккән тамашачылар бу көнне ике гаилә барлыкка килүнең шаһитлары булды.
-
Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО гендиректорына полилингваль комплекслар проектын тәкъдим итте
Мәктәп "Адымнар - белем һәм бердәмлеккә юл" исемен йөртәчәк.
-
Хатын-кызларның күпчелеге бәйрәмгә бүләк итеп туристик юллама алырга тели
Ир-атларның 68 проценты 8 мартка хатын-кызларга чәчәк бүләк итәргә җыена.
-
8 Март-Халыкара хатын - кызлар көненә багышланган спорт-музыкаль бәйрәм узды
Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында бүген 7 март көнне уртанчылар , зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә 8 Март-Халыкара хатын - кызлар көненә багышланган спорт-музыкаль бәйрәм узды.
-
Казанда җиңел машина юл кырыена төшеп киткән һәм карга баткан
Беренчел мәгълүматлар буенча, машина йөртүченең хәле начарланган һәм ул идарәне югалткан.
-
WorldSkills Kazan байрагы Россиянең 24 төбәге аша узып, бөтен Татарстанны берләштерәчәк
Якын вакытта дөнья чемпионаты байрагы Салехард, Ярославль шәһәрләрендә һәм Иркутск өлкәсенең Листвянка бистәсендә тукталачак.