Балаларны вакцинацияләү өчен мәктәпләрдә ата-аналардан рөхсәт җыялар
Казанда балаларга коронавируска каршы вакцина ясату өчен, ата-аналардан рөхсәт җыя башладылар. Гыйнвар ахырына Татарстанга 200 мең вакцина кайтыр дип көтелә.
Иң мөһиме - вакцинация ясату ирекле. Ата-аналар ничек хәл итә, шулай булачак. «Бернинди мәҗбүриләү дә юк. Вакцина ясатылмаган балаларга карата ниндидер чикләүләр кертелү турындагы сүзләр дә дөрес түгел», – дип хәбәр итте баш эпидемиолог, иммунопрофилактика буенча белгеч Дмитрий Лопушов Республика балалар хастаханәсендә узган матбугат конференциясендә.
Техник яктан караганда, «Гам-ковидвак-М» вакцинасы зурларныкыннан аерылмый. Ул да ике тапкыр 21 көн аралыгында ясала. Борынга салына дигән сүзләр дә дөреслеккә туры килми. Әлегә андый вакциналар расланмаган. Киләчәктә балалар өчен спутник-лайт шикелле дә, борынга сала торганы да булыр, ди белгечләр. Анысын вакыт күрсәтер.
Хәзергә белем бирү оешмаларында ата-аналардан рөхсәт җыю эшләре бара. Вакцина ата-ана да, бала да риза булган очракта гына 12-17 яшьлекләргә ясалачак. «Вакцина ясаткач, тән температурасы күтәрелергә, укол ясалган урын авыртып торырга мөмкин. Бу билгеләр бер-ике тәүлек эчендә бетәчәк. Температура төшерә торган дарулар эчәргә ярый», – диде баш эпидемиолог.
Вакцина ясату турында мәгълүмат шулай ук «Госуслуги» порталында чыгачак, QR-код киләчәк. Ләкин балаларга код белән бәйле чикләүләр кагылмый. Шуңа күрә белгечләр ялган сүзләргә ышанмаска һәм мөмкин кадәр кеше күп булган урыннарда йөрмәскә киңәш итә, чөнки республикада ковид белән авыручы балалар саны да арта.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/balalarny-vaktsinatsiyal-chen-ata-analardan-rkhst-yyu-eshlre-bara
Фото: интернетан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев