Балигъ булмаган квадроцикл йөртүчесе катнашында юл-транспорт һәлакәте булды
Питрәч районында балигъ булмаган квадроцикл йөртүчесе катнашында юл-транспорт һәлакәте булды
15 яшьлек кыз квадроцикл белән идарә иткәндә каршы як полосага чыгып китә һәм 1984 елгы машина йөртүче идарә иткән мәктәп автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә квадроцикл йөртүче кыз авыр җәрәхәтләр ала, пассажиры (12 яшьлек малай) вафат була.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе идарә хокукы булмаган затлар тарафыннан рөхсәт таләп итүче транспорт чаралары белән идарә итү җитди нәтиҗәләргә китерүн тагы бер кат искәртә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев