Банк картасыннан акча күчергән өчен салым түләтәчәкләрме?
Алга таба ни булыр? 2025 елның 1 июненнән гамәлгә кергән законга бәйле үзгәрешләр турында Татарстан буенча 6 номерлы районара салым инспекциясенең баш дәүләт салым инспекторы Рәмзия Мөхетдинова җавап бирә.
– Банк картасыннан акча күчергән өчен, чыннан да, салым түлисеме?
– Салым федераль хезмәте бу елның 1 июненнән банк картасы аша акча күчергән очракта салым түләргә кирәк булуы турындагы әлеге мәгълүматны кире какты инде. Гамәлдәге закон нигезендә, физик затлар арасында кайтарып алмау шарты белән бирелгән, шул исәптән банк картасы аша күчерелгән акчага салым салынмый.
– Нәрсә үзгәрде? – 2025 елның 1 июненнән гамәлгә кергән закон дистанцион мошенниклык һәм халыкның акчасын урлауга каршы көрәш кысасында тормышка ашырыла. Яңа кагыйдәләр нигезендә банк операцияләре һәм акча күчерүләргә игътибар артачак. Аерым алганда, банкоматтан аша акча алынганда, кредит оешмасы әлеге операциядә мошенниклык билгеләре булу-булмауны тикшерергә тиеш булачак. Алар Россия банкы карары нигезендә билгеләнгән. Исемлектәге бер генә билге туры килә дигән шик бар икән, алга таба банк акча күчерүне 48 сәгатькә кадәр туктатып торырга, шулай ук картадан берьюлы акча алу мөмкинлеген 50 мең сумга кадәр чикләргә дә хокуклы булачак. Акча алучыны исә бу хакта кисәтәчәкләр. Тагын бер кабатлыйм: банк картасыннан теләсә нинди акча күчергән өчен салым исәпли башлаячаклар дигән хәбәрләр дөреслеккә туры килми. Бу очракта яңалык иң беренче чиратта банкларга кагыла һәм ул мошенниклыкка каршы көрәшне күздә тота. Салым федераль хезмәте исә керем буларак бәяләнгән банк күчерүләре өчен генә салым исәпли ала.
Банк аша акча күчергәндә салым салынмый:
– дусларга яки туганнарга ярдәм иткәндә;
– моңа кадәр алган бурычны кайтарып биргәндә;
– бүләк тапшырырганда (даими булмаган очракта).
Банк аша акча күчергәндә салым салына:
– милек (машина, техника, торак) саткан өчен акча алганда;
– шәхси эшкуарлык рәсмиләштермичә генә керем алганда;
– тиешле документларсыз бер үк кешедән бер үк вакыт узган саен акча алып барганда;
– рәсми керемнән зуррак булган суммалар белән эш иткәндә;
– билгесез һәм аноним затлардан акча алганда.
– 2025 елның 1 июненнән соң нәрсә эшләргә ярамый?
– Рәсми керем чыганагы булмаган, әмма даими рәвештә зур суммада акча алып баручы физик затлар һәм җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр игътибар үзәгенә эләгәчәк. Әгәр алган акча хезмәт өчен түләү, консультация яки товарны яңадан сату булып күренә икән, бу сумма керем буларак бәяләнә ала. Шуңа күрә товар һәм хезмәтләр өчен чек һәм документларсыз түләү алу, шәхси банк картасын эшлекле операцияләр өчен файдалану, коммерция эшчәнлеген «бүләк» итеп күрсәтергә тырышу тыела.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/06/172118/
© Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев